Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ислам факторын сайлауда куллану дәвам итә


Россия мөфтиләре шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин бер ай элек үк инде журналистлар аша дини кешеләрнең сайлауларда актив катнашачагын искәрткән иде. Тик алар кемгә тавыш бирер, үзләре генә белә. Әмма татар яки башкорт, кумык яки ногай “мөселман без” дип аерып кемгә генәдер тавыш бирмәс кебек. Шулай да “Гадел Россия” партиясы Казанда туып үскән, Гайнетдиннең бизнес ярдәмчесе булган Фәрит Фарисовны Чечнядан беренче сан белән күрсәткән. Владимир Жириновский Казанга килгәч татар-мөселман депутатлары турында сөйләде. Коммунистларда да, демократларда да дини электоратка кызыгучы кандидатлар бар. Казандагы татар милли хәрәкәтеннән Фәрит Хәбибуллин бүген коммунистларга тавыш бирергә чакыра. Уфадагы Заһир Хәкимов һәм Рамил Бигнов Россия патриотларыннан бара. Ә Татарстан буенча бу партия исемлегендә беренче итеп Равил Гайнетдинны яклаучы, Россия Ислам мәркәзе җитәкчесе Абдел-Вахит Ниязовны тәкъдим ителә. Ә Ниязов рухани даирәдән иң уңышлы сәясәтче түгелме? Аның гына мөселман партиясы Думада бер тапкыр булса да була алды. Усал яки хәйләкәр урыс депутатлары арасында кыенсынмыйча түбәтәй киеп йөргән депутат Ниязов җитәкләгән “Рәфах” фиркасы 1998 елда оешып катлаулы сайлау кризисы вакытында «Единство» аша Думага уза алды. Соңыннан бу блоктан бүгенге иң рейтинглы яки идарәдә дип саналучы “Единая Россия” туды. Тик “Рефах” алардан китте. Аннары Ниязов Россия Ауразия партиясын коруда катнашкан. Шул ук вакытта Уфа мөфтие Тәлгать Таҗетдин Алексей Дугинның икенче бер “Ауразия”се белән дуслашты. Ниязов, мине Дугин белән бутамагыз, мин башка евразиячы ди. “Рәфах” татар белән башка азсанлы халыклар һәм диннәрне тәкъдим итте.

Дини хисләр аша Думага үтә алмаган уңышсызлар шактый булды инде. 1990 елда СССРда иң беренчеләрдән булып “Ислам яңарыш партиясы» оешты. СССР бетте, «Россия Ислам яңарышы партиясы» билгеле фәйләсүф Гәйдәр Җәмал ярдәмендә пәйдә булып 1994 елда юкка чыкты. 1995 елда, Татарстан татарлары Россия Думасына игнор һәм шик белән караганда «Нур» пәйдә булды. Татарча исемгә ымсынып күпләр сайларга булды, бездә дүрт процентка якын тавыш жыелды. Ә Россиядә исә “Нур” 0,6 процент кына җыйды. Бу сан Россиядә “биш”, “ун”, “егерме процент” мөселман бар, аларның сайлау көче зур дип күпертеп сөйләүчеләрне туктатырга тиеш иде кебек. Ислами партияга тавыш бирер, сайлау барьерын уздырыр электорат юк бит. Моны раслаган “Нур“ 2000 елда инде Мөселман-демократик партиясы дип оешып карады да юкка чыкты.

1995 елда «Россия мөселманнары берлеге» дә оешты. Аны аз да түгел, күп тә түгел жириновчы татар оештырды. Лидеры булган дагыстанлы Надир Хачилаев үтерелде. 1995 елда «Безнең йортыбыз – Россия» белән беректе. Кавказдагы канлы вакыйгалар соңыннан партия янындагы динчеләрне өркетте. Аннан киткән бер активисты Сарытау мулласы Мөкатдәс Бибарсов «Россия мөселманнары» партиясын корды. Аңа мөселманлык кабул иткән урыс рухание Али Вячеслав Полосин, оппозицион журналист Шамил Солтанов та кушылды. Соңгысы инде 2003 елда узган сайлауларда исә урыс милләтчелегенә якын торган Глазьев-Рогозинның «Родина»сы белән дә хезмәттәшлек итте. Шул ук вакытта Бибарсов коммунист Николай Кондратенко белән килеште дип тә гайбәт таратылды. Ислам факторы сайлауда отышсыз булса да, бу картаны уйнау теләге бар бит.

Шулай ук 1999 елда «Россия мөселманнары», “Нур”, “Рәфах” кебек мандатсызларны «Нефтегаз» ширкәтенең бай хуҗасы Леонард Рафиков «Мәҗлес» блогына туплады. Тик ул аерым исем булып сайлауга бармады, газ сатучы булган, тик популярлыгы кимегән Виктор Черномырдинның «Безнең йортыбыз – Россия»сенә тавыш бирергә генә чакырып йөрде. Шулай иттереп “Рәфах“ кебек Думага уза алган исламчы партия юк һәм якын киләчәктә була да алмый. Шуңа күрәме, 2003 елда “Россия Ислам партия”сын оештырган кавказ мәселманнары «Россияның чын патриотлары» дип дине күренмәгән партия оештырып сайлауларда катнашты. Шулай ук яңа чорда дини яки милли терминнарны кулланып партия да корпы булмый. Бүген инде исемлектә мөселман партиясы юк. Диниләр, татарчылар һәм гадәти татарлар башка партиялар аша Думага үрмәли. Төбәкләрдә дә хәл мавыктыргыч. Диаспора яки җирле татар лидерлары үзара кайсы партия аша Думага узыйк, яки урыннарда очко туплыйк дип ярыша. Әйтик Свердлау өлкәсендәге татар лидерлары “Бердәм Россия” белән “Гадел Россия” аркасында ике тарафта көрәшә. Татар милли-мәдәни мохтарияты рәисе Марс Шәрифуллин “Бердәм Россия” исемен куллануны кулга төшергән. Аның белән ярышып татарны яклаучы эшмәкәр һәм нәгир Ринат Садриевка исә “Гадел Россия” гвна тәтегән. Аптырамагыз, тарихи дәвамчанлык бу, традиция. Урысча и “Нашим и вашим”. “Ислам.ру” революцига кадәр дә депутат-мәселманнар сулларга да, уңнарга да ярарга тырышканнар, дип яза. Хәтта карагруһчылар – Урыс халкы берлеге дә алар белән берләшеп караган. Шулай да мөселманнар йөзен Думадагы аерым мөселман фракциясы үтәгән. Ә фракция оештырырлык көч өчен бердәм булу да кирәк булган. Бу турыда тарихчы Наил Гарипов сөйли.

Элек бит Думада аерым мөселман фракциясы үтәгән. Ә фракция оештырырлык көч өчен бердәм булу да кирәк булган. Тик мөселманнарга мәхәллә системасын топрыгызырга кирәк булачак. Шуннан башка әле бердәм булып булмый. Хәзерге вакытта әле берләшү системасы юк. Партияларны оештыру да әлегә иртәрәк.

Татарстан мөфтие урынбасары Вәлиулла Ягъкуб Думада мөселман фракциясы оеша алмавын башка сәбәптән дә күрә.

Шулай ук революцияга кадәр Думага мөселманнар гуриялар аша гына уза ала иде. Ул вакытта сословиялар аша сайлау иде. Әгәр сословиялар булмаса патша Думасында да мөселманнар булмас иде. Бүген исә Ислами фракция ясарлык итеп Думага узып булмый. Мөселман партиясы булу әһәмиятле дә түгел. Безгә башка партиялар аша үз мәнфәгатебезне кайгыртырга кирәк. Бу яктан Америка һәм Европа мөселманнары тәҗрибәсе кызыклы. Аеруча исламофоб партияларны Думага уздырмас өчен тырышырга кирәк.

Шулай иттереп шаулы, ирекле, үзенчә демократик булган туксанынчы еллар узды, Россия федерациясында мөселман яки татар электораты 2007 елда калган сайлау мөмкинлекләрен яңача кулланырга тели.

Амил Нур.

XS
SM
MD
LG