Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакыстан оппозициясе президентны гадәттән тыш хәлне гамәлдән чыгарырга чакыра


Пакыстан оппозициясе Президент Пәрвәз Мөшәррәфне сайлаулар алдыннан гадәттән тыш хәлне гамәлдән чыгарырга чакыра. Кичә Пәрвәз Мөшәррәф 9 гыйнварга кадәр илдә парламент сайлаулары үткәреләчәге турында белдергән иде. Ислам фиркаләре коалициясе башлыгы Лиакат Балох, башкача ачык һәм гадел сайлаулар үткәрү мөмкин булмаячак, диде. Пакыстанның елекке премьер-министры Беназир Бһутто, сайлаулар үткәрү, илдәге киеренкелекне бетерергә ярдәм иткән уңай адым, әмма мондый җитди кризистан сәң хәлләр җайга салынды дип әйтеп булмый але, диде.
XS
SM
MD
LG