Уфада шәһәр төзелешенең канунлыгын күзәтү буенча ватандашлар идарәсе төзелде. Яңа идарә шәһәрләрдәге буш урыннардагы төзелешләрнең канунлыгын тикшерәчәк. Мондый идарәләр Мәскәү, Ростов һәм Пермь шәһәрләрендә дә төзелгән. Хәрәкәтнең төп шигаре — “Йортларыбыз һәм ихаталарыбызны яклыйк!” дип атала.
Мөнир Вафин, Уфа