Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең зур сәясәт уенчылары ни өчен милли республикаларны берләштереп илне бербөтен итәргә тели?


Русия җитәкчелегендә күпләр бүген Русияне бер милләтле генә көчле ил буларак күрергә тели. Татар, Башкорт, Мари, Чуваш һәм башка шуның ише республикалар, милләтләр булу бу Бөек илне тарката гына. Белгечләр фикеренчә, мондый проблема яшәешнең барлык өлкәсендә күзәтелә, икътисадта – эре ширкәтләрне Русия үзенеке итмәкче була, мәгарифтә -төбәкләрдә милли компонентны бетерергә тырышу, һәм башкасы. Сайлаулар алдыннан шуны әйтми булмы, кайбер фирка лидерлары да бу фикерне хуп күрәләр. Әйтик ЛДПР лидеры Владимир Жириновский. Казанга соңгы килгәндә ул халыкта берничә ел элек кебек гауга һәм ризасызлык уятмас өчен, үзенең элегрәк әйткән сүзләреннән баш тартты, милли республикалар кирәк диде. Ләкин монда ул шундый дөрес сүзләр әйтеп китсә дә, бүгенге көндә үзәк телевиениядә аның 1991 елда ясаган чыгы күрсәтелә. Ул елларда әле Жириновскийхәтта депутат та булмаган, ә милли республикаларны бетерү фикерен хуплаган. Казан халкының күңелендә исә бу лидерның мондый сүзләре күңеленә кереп калган. ЛДПР лидерын Казанда каршы алган вакытта алар Азатлыкка болай дигәннәр иде.

- Аның әйткән сүзләрен безнең халык онытырга тиеш түгел. Ул болай дигән иде: татарларны Монголиягә сөрергә кирәк, сифилистан, үлеп корылып бетсеннәр дигән иде. Ул аны ботен кеше алдында әйтте, язып чыкты. Татар буларак мин бу сүзләрне һич кенә дә оныта алмыйм.

- Ул халкыбызны мыскыл итте. “Татарский язык забудьте бүдете говорить на нем только на кухне,а вот полковник КГБ будет вашим президентом” моннан соң бөтен мәйдан кычкырды югал, югыйсә үтерәбез.

Милли республикалар Русияне тарката һәм аларны берләштерергә кирәк дигән фикерне Уң көчләр берлеге лидеры Борис Немцовта хуплый иде. Бу турыда ул Прагада сәфәре вакытында Азатлыкка биргән әңгәмәсендә әйтте. Немцовның ни өчен мондый сүздә торуын, фирканең Татарстан бүлеге лидеры Александр Таркаев аңлатып бирә алмады, ләкин шулай да СПС фиркасе милли республикаларга каршы түгел дип белдерде.

“Гадел Русиядән” Сергей Мироновның бик теләмичә генә шартнамәгә ризалык белдерүен искә алсак, димәк бу лидер да Татарстанның Русиядән күпмедер дәрәҗәдә аерылып яшәвен теләми.

Әмма 2 декабрь якынлаша. Хәзер СПС, ЛДПРлылар, “Гадел Русиялеләр”нең берсе генә дә милли республикаларга каршы түгел, бик риза, чөнки шактый алга киткән регионнардан саналган Татарстан барысының да күп тавыш җыясылары килә, ди белгечләр.

Сәйясәтчеләр генә түгел, ә кайбер галимнәр дә бүген милли республикаларны бетерү ягында. Комсомольская правда газетасының соңгы саннарында Русия фәннәр академиясенең антропология һәм этнография институты ректоры Валерий Тишков белән әңгәмә басылган. Монда галим диаспораларгы нык каршы чыга. Әңгәмәдән өзек: “Диаспоралар нигә кирәк ул. Башка милләт кешеләре Мәскәүгә килеп берничә буын яшиләрдә, деаспорага әйләнеп, үз хокукларын яклый башлыйлар. Татарлар белән дә шулай ук. Минемчә Русиядә деаспоралар булырга тиеш түгел. Уку йортын тәмамладын Владикавказда эш таптың икән, шунда барасында эшлисең торасың, үз өеңдәге кебек. Ни өчен әле Мәскәү ул чит ә менә синең төбәгең ул синең тугаң ягың. Русиянең һәрбер җирлегенә мәхәббәт бертигез булырга тиеш” ди Валерий Тишков.

Шулай итеп Русия элитасын илнең таркалуы, милли республикалрны аерылып чыга алулары борчый. Ни өчен? Башка милләтләр Русиядән чыккач, бу ил кечерәеп, көчсезләнеп кала, яисә аерылган республикалар ничек яшәр икән дип борчыламы алар. Әлегә сорау ачык кала.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG