Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман журналистлары фестивальгә җыелды


Русияне алганда, мөселман газета-журналларының иң күбе Татарстанда чыга икән. Бу хакта чәршәмбе көнне Русия Ислам университетында узган Татарстанданы мөселман массакүләм мәгълүмат чаралары фестивалендә әйтелде. Мөселман журналистикасы белән бәйле фестиваль беренче тапкыр уза һәм ике көн дәвам итәчәк. Аның ачылышында Татарстан Хөкүмәте, мөселманнар Диния Нәзарәте вәкилләре, Казан дәүләт университетының журналистика бүлеге җитәкчелеге һәм гомумән, Ислам темасын чагылдыручы журналистлар катнашты.

Фестиваль башланыр алдыннан Ислам гәҗитләре таратылды. Икенче бер җирдә мөселман китаплары-дисклары сатылды. Хәзер мөселман газет-журналларына да, китапларына да кытлык юк.

90нчы еллар башында дин темасына язучы журналистлар да, басмалар да бармак белән генә санарлык иде. Шулай ук эчтәлек ягы да мактанырлык булмады. Күбрәк хәдисләр яки Коръән аятьләре бирелде. Шуңа дин белән кызыксынучылар Мөселман календаре китапларына өстенлек бирә иде. Дин үсеш алган саен, ихтыяҗ артканны сизеп бу өлкәдә эшләргә теләүчеләр дә арта.

Бүген мөселман журналистикасы белән шөгыльләнүчеләрне ике төркемгә бүләргә мөмкин. Аның берсе – әзме-күпме дин белән кызыксынучыларның акча эшләү максатыннан бу эшкә тотынучылар, икенчеләр ихластан дингә бирелеп Исламга хезмәт итәм дип матди ягына да игътибар итмәүчеләр. Дәүләт тарафыннан акчалата ярдәм күрсәтелмәсә дә, күп газетлар бүгенге көндә районнардагы мөхтәсибәтләр каршында чыгып килә. Барлыгы 20 мөселман газетасы бар. 5се федераль дәрәҗәдә. Татарстанда иң зур данә белән “Сөләйман” мәчете каршындагы “Ислам инфо” газетасы чыга. 10 мең барлыгы. Ә Русияне алганда, Дагыстандагы “Әс сәләм” газетасының тиражы – 47 мең. Шулай итеп, Татарстан мөселман газета-журналларын иң күп чыгаручы республика булуга карамастан, укучылар санын арттыра алмыйлар. Ә бәлки сайлау мөмкинлеге зур булганга шундый хәл килеп чыгадыр.

Республикада 5 телерадиокомпаняия Ислам дине турында даими тапшырулар биреп бара. Аеруча җомга көннәрендә. Федераль каналда да киләчәктә мөселман тапшыруын ачу мөмкинлеге булыр дип сөйләнде фестивальдә.

Хөкүмәт каршындагы Дин эшләре Шурасы җитәкчесе Ренат Вәлиуллин:

Медведев Казанда булган Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Православларның федераль каналда тапшыруы бар, мөселманнарныкын да ясап булмасмы дигәч, әлбәттә була дип җавап бирде.

Ә Русия Ислам университеты җитәкчесе Рафикъ Мөхәммәтшин Ислам хакында мәгълүмат җиткерүдә үз казаныбызда гына кайнарга тиеш түгелбез диде.

Рафикъ Мөхәммәтшин әйтүенчә, киләчәктә Ислам университеты каршында мөселман журналистикасы бүлеген ачу да фаразлана икән. Чөнки бүген дини белеме камил булган журналистлар юклыкка басым ясалды.

Фестивальдә бүген дәүләтнеке булган радио-телевидение, газета-журналлар дини барлык чараларны яктыртып килүе әйтелде. Ләкин ничек яктыртыла бит әле? “Азатлык” радиосының Казан бүлеге җитәкчесе Римзил Вәлиев мөселман мәсьәләрен яктыртканда мәгълүматны җитез һәм объектив җиткерү, барлык чыганакларын һәм заманча технологияне куллану кирәклеге турында әйтте. Дүшәмбе көнне Русия вице-премьер Дмитрий Медведевның Казанда Русия Ислам университетында булган интернет форумында Ислам мәгарифен”ә игътибар биргәне өчен Медведевны тәнкыйтьләгән чыгышлар күренгән иде. Кызганычка каршы, Русиянең иҗтимагый фикерендә Исламны күрәалмаучылык, Русияне Православ дәүләт итеп кенә күзаллау киң таралган. Мәгълүмат чаралары бу хилафлыкка вакытында бәя бирә ала. Һәм “Азатлык” радиосы моны башкара диде Римзил Вәлиев. Төрле диннәр арасында тату мөнәсәбәтләр саклап, дөреслекне күрсәтеп килә дип ассызыклады.

Фестиваль оештыруның тагын бер максаты – республикадагы газет-журнал, радио-телевидениедә мөселман юнәлешен яктыртучылар арасында иң яхшыларны билгеләү. Бәйгедә катнашуга барлыгы 70тән артык кеше теләк белдергән. Аеруча район газеталары теләп катнашкан. Бүгенге көндә бәя бирүчеләр исә нәкъ махсуслашкан мөселман газета-журналларына караганда, дәүләтнеке булган мәгълүмат чараларында дин яктыртылышан өстенлек бирә. Ни дисәң дә аларны күбрәк халык укый бит. Шулай итеп, аена бер чыгучы аерым дини басмалар булдырганчы, дөньявиларда дингә күбрәк игътибар бирү отышлырактыр. Фестивальдә бу хакта турыдан-туры әйтелмәсә дә, беренче дәрәҗәдә нәкъ дәүләтнеке булган мәгълүмат чаралары искә алынды.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG