Accessibility links

Кайнар хәбәр

Керчь култыгында эзләү эшләре кимендә тагын бер тәүлек барачак


Кара һәм Азов диңгезендәге давылдан соң югалган диңгезчеләрне эзләүгә кимендә тагын бер тәүлек давам итәчәк. Эзләү су астында да бара. Грузия көймәсенең 15 диңгезчесе турында бер ни билгеле түгел. Керчь култыгында тагын 4 диңгезче югалган. Елегрәк 4 кешенең мәете табылган иде. Кара һәм Азов диңгезендәге давылдан соң суга 2 мең тоннага якын мазут түгелгән иде. Русиянең су һәм метео тармагы өчен җаваплы оешма хәбәр иткәнчә, диңгездәге ягулыкның күләме куркынычсызлык чамасыннын кимендә 50 тапкырга күбрәк.
XS
SM
MD
LG