Accessibility links

Кайнар хәбәр

Белых Путинның нәмзәт буларак теркәлүен гамәлдән чыгарырга чакыра


“Уң көчләр берлеге” (СПС) “Бердәм Русия” фиркасе исеменнән сайлау исемлеге башында булган нәмзәт Владимир Путинның теркәләүен гамәлдән чыгару үтенече белән Югары Мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. СПС башлыгы Никита Белых, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итүен, фиркагә бюрократик машинаның бөтен көче белән басым ясавы белән аңлатты. Белых" бөтен дәүләт оешмалары, шул исәптән Эчке эшләр министрлыгы да дәүләт башлыгы контроле астында тотыла. Ул шул ук вакытта “Бердәм Русия” фиркасе исемлеге башында булган нәмзәт тә, шуңа СПС ка каршы кампания аның белдеклеге белән үткәрелә, ә бу үз чиратында сайлау кануннарын боза," дип саный. "Интерфакс" агентылыгы хәбәр иткәнчә, Коммунистлар фиркәсе вәкиле Генадй Зуганов та, баш прокурорга, басым ясау очраклары турындагы язып, хат юллаган булган.
XS
SM
MD
LG