Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузиядәге гадәттән тыш хәл 16 ноябердә гамәлдән чыгарга тиеш


Грузиядә гадәттән тыш хәл гамәлдән чыгарга тиеш. 15 ноябердә Грузия парламенты Президент Саакашвилиның бу хактагы тәкъдимен хуплады. Бу хакта парламент рәисе Нини Бурджанадзе игълан иткән иде. Парламент утырышында ул, «моннан ары илгә куркыныч янамый, шуңа күрә гадәттән тыш хәлгә ихтияж калмады» дип белдергән иде. Гадәттән тыш хәл бетерелү белән сәяси эшчәнлеккә булган чикләүләр алына. Ил президент сайлауларына әзерләнә башлый. Бүген Грузия мәгълүмат агентлыклары, хөкүмәт башлыгы Зараб Ногайделиның вазыйфасыннан киттүен хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG