Accessibility links

Кайнар хәбәр

В. Путин “Бердәм Русия” фиркасен идеясез һәм принципларсыз фирка диде


Ни әйтсәң дә 13 сан бәхетсез инде ул. Әйтик менә 13 ноябрь көне дә кайерәүләр өчен шундый булды. Бу көнне кичке җиденче яртыда УНИКС концертлар залында Илсөя Бәдретдинованың “Тыелган җыр” концерт программасы булырга тиеш иде. Җирле матбугат, аеручы “Безнең Гәҗит” конйцерт күчерелүенең сәбәбен сәяси вәзгыят белән бәйләгән иде. Чынлыкта исә, беркем бернәрсәдән тоймый, Илсөя Бәдретдинова да ни тели шуны җырлый. Тамаша нигә күчерелде дигәндә, чөнки 13 ноябрьдә УНИКСта Республикада Путин тарафдарлары очрашуы булды. Соңгы көнгә кадәр моның нинди чара икәнен төгәл белүче булмады. Бу Русия һәм Татарстан җитәкчелегенең җыелышы, Грызлов, медведев катнашуында очрашулар булачак дигән сүзләр күп булган иде. Чынлыкта исә алдан кычкырган күкенең башы тишелә диегәндә, бу чара әлләни мөһим, популяр булып чыкмады. Җирле матбугат та бик яктыртмады, чөнки биредә Шәймиев, Мөхәммәтшин, Миңнеханов һәм башка түрәләр катнашмады. Татар җәмәгатьчелеге дә бу турыда телевизордан гына карап белде.

Әлеге чраның төп оештыручысы Татарстанның профсоюз федерациясе, шунлыктан биредә ялкынлы чыгышларны да күбесенчә әлеге федерация рәисе Татьяна Водопьянова ясады. Әйткәнебезчә чарада рәсми затлар булмаган. Катнашучылар арасында “Мы” яшьләр иҗтимагый оешмасы, “Татарстан студентлар лигасы”, “Татартсна яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте, “Пенсионерлар берлеге” оешмасы, Сәүдә һәм сәнәгать пулаты, һәм башкалар кунак буларак әлеге чарада танылган адвокат, телевидениядә алып баручы Павел Астахав та катнашкан. Водопьянова ханым сүзләренчә Путинның 8 ел президент булып торган вакыт өчендә Русия икътисади яктан иң көчле 10 ил рәтенә кергән, хезмәт хакы, пенсия, стипендия арткан. Хәзер безнең илдә алга карап планнаштыру дигән нәрсә бар диелә Водопьянова чыгышында.

Бөтен ил буйлап Путинны яклау максатыннан күп кенә мондый җыелышлар үткәрелгән вакытта, Путин үзе Красноярскийда МЧС хезмәткәрләре белән очрашканда “Бердәм Русия” фиркасе турында каршылыклы фикерләр әйтте. Бу фирка идеологиясез һәм принципларсыз, монда күп кенә кирәкмәгән кешеләрнең булуы турында, башка фиркаләр булмагач “Бердәм Русия” сафына басуын әйтте ул. Рус мәкалендә әйтелгәнчә сүз чыпчык түгел очып чыкса тота алмыйсың дигәндәй, республиканың үткен фикерле газеталарында, төгәлрәк әйткәндә “Звезда поволжья” газетасында моңа игтибар биргәннәр инде. Биредә Солтан Галеев Путинның “Бердәм Русиягә” шик белүән каравы турында әйтә. Язмадан өзек: Ни өчен Путин бу фиркагә кердем дип халык алдында сүз тота башлады. Аны нидер борчый. “Бердәм Русия” әгъзасы булмыйча да ярамый, югары урыннарга билгеләнеп булмый. Әллә ул фиркагә сайлаулардан соң гына керергә телиме? Бәлки ул “Бердәм Русиянең” сайлаулардагы җиңүенә ышанып бетмидер, диелә бу язмада. Шулай ук автор мисал итеп китергән мәгълүматларга караганда, “Бердәм Русиянең” рейтингы бүгенге көндә 6% төшкән, Путинның үзенең дәрәҗәсе исә 2 % төшкән. Бәлки шуңа дыр да автор фикеренчә Путин халык алдында аклана башлаган. Әгәр болай дәвам итсә, бу фирка сайлауларда 50% та җыя алмыячак. Бу очракта фирка Путинның дәрәҗәсен тагын да күтәрер урынына аны киресенчә төшерәчәк кенә.Әгәр “Бердәм Русия” сайлауларда җиңгән очракта Путин бу фирканең составын нык үзгәртәчәк.

Бүгенге көндә Путин берничә елдан кире президент урынына әйләнеп кайтырга дип, конституцияне урап узар өчен катлаулы планнар кора, тарихты күп күзәтелгән мондый йөрешләр күп очракта уңышсыз тәмамлана автор фикеренчә.

Язмада китерелгән күзәтүләр “Бердәм Русиянең” дәрәҗәсе төшә диеп күрсәтсә дә, Татарстан да бу алай түгел ди белгечләр. Чөнки Татастаннанда тиешле 82% тавышны җыяр өчен бүгенге көндә республика президенты Минтимер Шәймиев ныклы эшләр алып бара. Татастанлылар күзаллаган Путин образы да күп өлешчә Шәймиев тарафыннан формалашкан. Шуңа күрә Путинны яклау максатыннан тарафдарлар җыелышы төсле шундый чаралар үткәрү бу әллә ни аһәмиятле түгел, белгечләр фикеренчә.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG