Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар өлкәсендәге иҗтимагый җәмгыятьләрнең 1-нче конгрессы узды


Самарда сайлау компаниясе кызганнан- кыза бара. Һәр почта әрҗәсенә һәркөнне кайсыдыр партия үзенең гәҗитәсен бушлай сала. Дүрт битлек гәҗитәләр эчтәлеге, кәгазе, бизәлеше белән дә аерылып тора. “Бердәм Россия” шуның өстенә әле генә һәр тукталышта диярлек үзләренең буклетларын да тараталар. Күренеп тора, Кремль партиясе бик бай, тукталышлардагы егетләр – кызларның кулларында “Бердәм Россия” байрагы, зәңгәр кулчатырлары да, зәңгәр чапаннары да партия төсенә ишарә.

Ноябрьнең 13-дә Самарның МТЛ – Арена бинасында “Бердәм Россия” партиясе “Самар өлкәсендәге иҗтимагый җәмгыятьләрнең 1-нче конгрессын” уздырды. Утызга якын милли үзәк вәкилләре һәм дә башка иҗтимагый оешмаларының саны тагын да ике мәртәбә артыграк иде. Гомумән, залда мең ярым тирәсе кеше бар иде. Шунысын искәртеп китәсе килә, утыручыларның күпчелеге төрле даирәдә хезмәт итүче чиновникларны хәтерләтә иде. Ике сәгатькә якын сузылган чара “конгресс” исемен алса да, чынбарлыкта исә, ул боз өстендәге “шау- шу”ны хәтерләтте. Рәсми чиновниклар, шуларга якын кешеләр инкубатор чебешләрен хәтерләткән охшаш сүзләрне яңгыраттылар. Дистәдән артык сөйләүчеләрнең фикере бер иде: “Яшәсен Путин! Путин Россияне коткаручы. Путин тагын бер срокка калса, яхшы. Калмаган хәлдә, аның кебек кеше президент булырга тиеш, яңа килгән президент, һичшиксез, Путин белән киңәшеп эшләргә тиеш...Тормыш яхшы. Россиянең дәрәҗәсен тик Путин гына күтәрде. Путинны яратабыз. Конкурс красоты булса, Путин җиңәр иде,”- дигән фикерләр яңгырады.

Иҗтимагый җәмгыятьләрнең 1-нче конгрессы дип аталса да, эшчеләр, крәстияннәрнең фикерләренә урын булмады. Православ атакай һәм 22 булачак атакайлар сәхнәдә бөек Русь рухына җыр башкардылар, һәм атакай рус рухы турында вәгазь тотты.

Чыгып сөйләүчеләрнең авызында тик бер генә аваз яңгырады: “Рус халкы!” Рус халкының якты киләчәге турында сөйләнде. Бу җыенга мөселман руханиләрен дә, яһудиларны да чакырмаганнар иде. Гомумән, “россиян” сүзенә урын булмады, җыен күбрәк Рус общиналарының конгрессын хәтерләтте.

Егерме милли үзәкне берләштергән Дуслык йорты исеменнән сөйләргә дә мөмкинлек бирмәделәр. Конгресс тәмамлангач мин башкорт җәмгыяте вәкилләреннән фикерләрен сораштым:

Нигә безне бирегә чакырдылар? Сөйләгән сүзләре руслар турында гына Милләтләрне искә алучы юк.

Мөселман кешеләре Самар төбәгенең данын үстермиләрме икән?

Ә менә рус милләтеннән булган ирнең фикере:

- Конгресс – ул фикерләр туплаучы орган, һәм халык бер фикергә килә. Бүгенге чарада бу нәрсә күзәтелмәде. Ә монда тик чакырдылар Путин өчен тавыш бирергә. Бу гади генә “Бердәм Россия”нең агитацион җыелышы. Залдан язуларны да алмадылар, хезмәт кешеләренә сүз бирмәделәр.

Шамил Баһаутдин, Самар

XS
SM
MD
LG