Казанда мөселман матбугаты фестивале тәмамланды. Бу нисбәттән “Азу” хәләл ресторанында бәйгедә катнашкан журналистлар котланды. Мөселман журналистикасына керткән өлеш өчен бүләкне “Мөслимә” газетасы мөхәррире Әлмира Әдиятуллина ала. Иң яхшы нәшрият өчен “Матбугат йорты” нәшрияте хуҗасы Әдиб Бариев бүләкләнде. Иң яхшы телевизион тапшыру ул “ТНВ”дан “Нәсыйхәт”. Иң яхшы радиосюжет яки радиотапшыру юк. Иң яхшы мөселман газетасы ул Чаллыдан “Ислам Нуры”. Рухи тормыш турында дөньяви чыганакларда чыккан мәкаләләр өчен “Российская газета”дан Светлана Бройловская, татар газеталарына язучы Вәсилә Рәхимова бүләкләнә. Дини матбугаттагы иң яхшы эшчәнлек өчен бүләкне Хатыйп Гәрәй һәм Нурия Максимова ала.
Махсус бүләкләр белән Чаллыдан “Фатиха” балалар газета-кушымтасы, Чаллы телевидениясы (Челны-ТВ), Норлаттан “Дуслык” газетасы, “Мәдәни Җомга” атналыгы. Казаннан Суфия Сайганова, “Иман”, Фәния Хужәхмәтова һәм башкалар бар.
Беренче мөселман матбугаты фестивален һәм бәйгесен Татарстан мөфтияте Татмедиа агентлыгы һәм азана университетынна журналистлар факультеты ярдәмендә ясады. Жюрида да соңгылары катнашты. Ул мөселман редакцияларын, нәшриятларны, журналистларны үзара дуслаштыру, аралаштыру, тәҗрибә алмашу максатыннан уздырылды. 18 ел дәвамында “Иман”, “Вера”, “Иман нуры” кебек газета-журналларны, йөзләрчә китапларны бастыручы, мөфти урынбасары Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб та бәйгене оештыру журналистларын ярышып эшләргә ярдәм итәр дип өметләнә. Вәлиулла Ягъкуб: Соңгы егерме ел эчендә махсус дини чыганаклар пәйдә булды. Соңгы вакытларда дөняьви чыганаклар да шул юнәлештә эшли. Газеталарда, телевидениеда махус дини проектлар пәйдә булды. Димәк дини журналистика даирәсе пәйдә булды.
Журналистларның кадерен аңлау булды бу. “Бәллүр каләм” бәйгесе кебек килеп чыкты. Шул ук вакытта журналистларның дини матбугат проблемаларын өстәлгә куеп сөйләштеләр. Әлбәттә әлегә барысы да камил була алмады. Мастер-класслар да булды. Тик аны үз-үзен аклаучы бер газетаны чыгаручы ясаса әйбәтрәк булыр иде. Миңа аеруча Шәех Зәбировның файдалы итеп нәширлек эшен алып бару тәҗрибәсе турында сөйләве ошады. Икенче елга тагын да яхшырак узар дип өметләнәбез. Рәшит Минһаҗ шулай ук кайбер коллегаларының татар матбугаты отышсыз дип уйлауларын кирәксез гамәл дип саный. Ул ничек булса да дини матбугат үз-үзен акласын өчен тырышырга тиеш ди.
Амил Нур