Accessibility links

Үзәк Азия илләре Пакыстанга электр энергиясен сата башлый


Әфганстан, Пакыстан, Таҗикстан һәм Кыргызстан бүген кабель челтәре аша електрны экспортлау турында килешүне имзалады. Әфганстан энергия һәм су тармагы министры Исмаил Хан әйткәнчә, Әфганстан аша елекке Совет Илләреннән алынган електр энергиясе Пакыстан базарына чыгачак. Энергиянең бар күләменнән 25% Әфганстан да куллана алачак, диде министр. Төркмәнстан газын Пакыстанга куучы газ үткәргеч төзелешенә Талибан яклы төркемнәр комачаулыклар тудыра иде. Бу электр чыбыкларын сузу Әфганстанның имин төбәгендә барырга тиеш.
XS
SM
MD
LG