Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт милләтпәрвәрләре республика дәүләтчелеген яклый


Уфада атнакич көнне Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитетының да утырышы булып үтте. Нинди сәбәп һәм нинди уңай белән булгандыр, анда республика мөстәкыйльлеге язмышы хакында сүз барды. Русия Федерациясе эчендә Башкортстан дәүләтчелеге булырга тиеш, дигән таләпләр яңгырады анда. Киңәшмәдә башкорт милли оешмалары вәкилләре дә, галимнәр дә, хәтта Башкортстан диния нәзараты рәисе, мөфти Нурмөхәмәт Нигъмәтуллин да бар иде.

Чыгыш ясаучылар арасында башкорт милли хәрәкәтенең элекке еллардан ук дәрманлы эшләүче вәкилләре Марат Колшәрипов, Рәшит Шәкүр, Кадыйм Аралбаев һәм башкалар булды. Алар фикеренчә, Русиянең бүгенге җитәкчеләре федерализм принципларыннан читләшеп, илне унитар юлга чыгара. Бу исә Башкортстан кебек үз көнен үзе күрергә теләгән милли республикага куркыныч белән яный. Рәшит Шәкүр сүзләренчә, Башкортстан туксанынчы елларда яулаган күп кенә өстенлекләреннән колак какты. “Конституцияне дә үзгәртергә мәҗбүр булдык, анда язылган үзаллылык турындагы маддәләр дә, үз табигый байлыкларыбызга үзебез хуҗа булу турындагы беркетмәләр дә бетерелде. Бу бик хәвефле хәл”, - дип белдерде Рәшит Шәкүр. Аның фикерен Марат Колшәрипов та куәтләде. “Русиянең кайбер кайнар башлары Башкортстанны бөтенләй хокуксыз калдыру яклы”, - диде ул.

Киңәшмәдә ниндидер карарлар, белдерүләр кабул ителмәде. Үзенчә Башкортстан башкорт милли оешмалары вәкилләренең республика дәүләтчелеген аякка бастыру өчен бер фикер алышуы булды бу очрашуда. Татарстан республикасы Русия белән яңа Шартнамә төзегәннән соң, Башкортстан хакимиятләре шундый ук Килешүне төзү өчен мөрәҗәгатьләр ясамаса да, бу тәңгәлдә башкорт милли оешмалары тик ятмый кебек күренә. Шушы тәкъдимне республика хакимиятләре үзләре турыдан-туры түгел, ә нәкъ менә башкорт җәмәгатьчелек оешмалары аша ясарга мөмкин, дигән фикерләр дә бар. Шушы теләкләрне һәм таләпләрне Мәскәү Кремленә җиткерү өчен, Башкортстан җәмәгатьчелек оешмалары төрле митинглар да үткәрергә, тиешле мөрәҗәгатьләр дә кабул итәргә мөмкин, дип белдерә сәясәт белгечләре.

Фәнис Фәтхи, Уфа

XS
SM
MD
LG