Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ренат Акчурин - «Путин өчен!»


«Путин өчен» дип аталган, Русия президентына теләктәшлек белдерү өчен төзелгән хәрәкәт турында ишеткәч, бер танышым, бөтен халык Путинны эшкә урнаштыруны кайгырта, эшсез калмас иде, әле диде. Бу хәрәкәтне оештыруда башлап йөрүчеләрнең Бөтенрусия җыелышы кысаларында очрашулар Казанда да, Тверь шәһәрендә дә узган. Тверьда узган җыелышта Русиянең 79 төбәгеннән 700 дән артык кеше катнашкан. Алар арасында танылган кардиохирург Ренат Акчурин да булган. Гомумән алганда кайбер чыганаклар, «Путин өчен» дип аталган хәрәкәтне өч кеше җитәкләр дип фаразлый. Аларга инде өч «А» дигән исем дә биргәннәр. Беренче «А»- анысы Акчурин. икенче «А» сыер савучы Агапова, өченче «А» адвокат Павел Астахов.

Тверьдагы Путин өчен хәрәкәте җыелышында чыгыш ясап бу хәрәкәтне «Алга Русия!» дип атарга тәгъдим иткән Ренат Акчуриннан бу хакта сорагач, ул: «Кем соң ул Астахов?» дип сорауга сорау белән җавап бирде. Шуннан соң без аннан ни өчен сез “Путин өчен!” дигән хәрәкәттә катнашырга уйладыгыз дигәч, Ренат Акчурин: «Мин аңар ышанам , диде. Сез катнашкан ул хәрәкәт Путинны президент булып калырга үтенәчәкме? дигән сорауга Ренат Акчурин: « Бу хәрәкәтнең мәгънәсе аны президент итеп калырга сорар өчен түгел. Чөнки конституция нигезендә ул аны эшли алмый, бары тик аңар теләктәшлек белдерер өчен. 8 ел буе барган, ул тәкъдим иткән реформалар илне үзгәртте. Без аның болай гына сәясәттән китеп. пенсионер булуын теләмибез. Ул үзе башлаган үзгәрешләрне дәвам итәргә тиеш. Андый үзгәрешләр социал даирәдә дә, медицинада югары технологияләр кертүдә да, армиядә дә бар, - диде Акчурин.

Тарихта инде андый үрнәкләр булган. Явыз Иван да бер заман патша булмыйм дип, Александр бистәсенә китеп торган . Ул вакытта патша урынына Касыйм ханы, чукындырылган Семион Бекбулатовичны вакытлы гына куеп торганнар. шуннан соң халык патша янына барып, кайт инде, патшалык ит инде дип ялынгач. Явыз Иван кире кайткан. Хәзерге вәзгият тә шуңар охшаш түгелме ? дип сорадык Акчуриннан. Бәлки, диде ул. Ниндидер бер вакыт узганнан соң алай булуы да мөмкин.

Илнең тотрыклылыгы турында сөйләсәк, тотрыклылык бер генә шәхескә бәйле була аламени дигәнгә? Ренат Акчурин: «Юк әлбәттә, ләкин барыбер бер фигура янында берләшергә кирәк», диде.

Нәзифә Кәримова, Мәскәү

XS
SM
MD
LG