Русия парламентның югары пулаты Русиянең Европадагы гадәти кораллар килешүендә катнашуын туктату карарына хуплау белдерде. Бу хактагы канун проектын парламентка Русия Президенты Владимир Путин керткән иде. Дума бу канун проектын 7 ноябердә кабул итте. НАТО гадәти кораллар килешүенең яңартылган өлгесен расласа, Мәскәү, мораторийдан баш тарту мөмкин, дип белдерә. НАТО вәкиле чыгыш ясап, Русиянең бу гамәленә кызганыч белдерде.