Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым татарлары үзләрен саклау төркемнәрен булдырырга мөмкин


Киев – Кырым татарларының киләсе айда үтәчәк корылтаенда кырым татарларының үзләрен саклау төркемнәрен булдыру мәсьәләсе тикшерелергә мөмкин. Бу турыда мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилев, Кореспондент гәзитенең шимбә санында дөнья күргән әңгәмәсендә әйткән. Аның сүзләренчә, мәҗлес утырышында бу карарның өлгесе кабул ителгән. "Милиция бандитлар ягында булганда, безгә каршы һөҗүмнәргә каршы тору өчен, 18 яшьтән өлкәнрәк булган ир-егетләрдән мобил төркемнәр төзеләчәк. Карарга әлегә вето салынган. Бу мәсьәләне корылтай хәл итергә тиеш", - ди Җәмилев.

Соңгы вакытта Кырымда җир белән бәйле берничә чуалыш булды. Кырым татарларының 5нче корылтае 7-9 декабрь көннәрендә Акмәчеттә үтәчәк.
XS
SM
MD
LG