Accessibility links

Путин, "Бердәм Русия" җиңергә тиеш, диде


Завидиво – Русия президенты Владимир Путин бүген үзенең Завидиво утырмасында Бердәм Русия партиясе вәкилләре белән очрашты. Путин "куелган максатларга ирешү һәм хаталарны төзәтү өчен, Бердәм Русия сайлауларда һичшиксез җиңергә тиеш" дигән. Очрашуда катнашкан Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев күптән түгел кабул ителгән Мәгәриф турындагы канунга тәнкыйть белдергән. Итар-Тасс хәбәренә караганда, Путинның "хаталарны төзәтү" кирәклеге турында сүзләре, шул тәнкыйтьтән соң әйтелгән.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG