Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина күмер базы шартлавында корбаннар саны арта


Донецк. Украинаның Донецк өлкәсендәге күмер базында булган шартлау нәтиҗәсендә корбаннар саны 39-га җиткән, 28-е хастаханәгә китерелгән.

Украинаның гадәттән-тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, шартлау якшәмбегә каршы төндә, сәгать 3-ләрдә булган. Ул вакытта базда 450-дән артык күмерче булган. Дистәләгән күмерченең язмышы әлегә билгесез булып кала.

Каза урынына Украина премьер-министры Виктор Янукович килде. Засядько исемендәге күмер базы Украинаның иң зур, ләкин берүк вакытта иң казалысы санала. Каза урынында 65 коткару һәм 20дән артык медицина төркеме эшли.
XS
SM
MD
LG