Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ рәсмие Мөшәррәфне гадәттән тыш хәлне бетерергә чакыра


Исламабад. Кушма Штатларның дәвләт секретаре урынбасары Джон Негропонте Пакистан президенты Пәрвәз Мөшәррәфне, гыйнвар сайлауларына кадәр илдәге гадәттән тыш хәлне бетерергә һәм бар сәяси тоткыннарны иреккә чыгарырга чакырды. Негропонте сүзләренчә, гадәттән тыш хәл Мөшәррәф вәгъдә иткән ирекле һәм гадел сайлаулар белән туры килми.

"Гадәттән тыш хәл ирекле һәм гадел сайлаулар белән туры килми. Андый сайлауларда сәяси фиркаләр, җәмгыять, мәгълүмәт чаралары әүзем катнашырга тиеш. Пакистан халкы үз җитәкчеләрен ирекле шартларда сайлау хокукына лаек", диде Кушма Штатларның дәүләт секретаре урынбасары.

Негропонте шулай ук Мөшәррәфне оппозиция җитәкчесе Беназир Бутто белән сөйләшүләрне яңартырга чакырды.

3 ноябрьдә гадәттән тыш хәл кертелгәннән бирле Негропонте Мөшәррәф белән очрашкан Кушма Штатларның иң югары рәсмие булды.
XS
SM
MD
LG