Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хашим Таҗи җиңүе турында игълан итте


Приштина. Косовоны азат итү армиясенең элекке командиры Хашим Таҗи шимбә көнне үткән парламент сайлауларында җиңүе турында игълан итте.

Беренчел нәтиҗәләргә караганда, аның Демократлар партиясе тавышларның 35 процентын җыйган. Президент Фатмир Сәйдинең Демократлар лигасы 22 процент белән икенче урында.

Сайлауларда катнашу дәрәҗәсе ни бары 40 процент чамасы булган дип хәбәр ителә.

Хашим Таҗи, премьер-министр булган очракта, 10 нчы декабрьдән соң Косовоның бәйсезлеген игълан итәчәген белдерде.



Төбәкнең киләчәк статусы турында сөйләшүләр алып барган арадашчылар өчен - 10 нчы декабрь - БМОда хисап тоту өчен соңгы көн итеп билгеләнгән.
XS
SM
MD
LG