Accessibility links

Ислам Каримов президентлыкка нәмзәт буларак теркәлде


Узбәкстан президенты Ислам Каримов, 23 декабердә буласы Президент сайлауларына 4нче нәмзәт буларак теркәлде. Калган 3 нәмзәтнең барысы да Президент идәрәсе яклы кешеләр, дип хәбәр ителә. Аслин Рустәмов һәм Дилором Тошмәхәммәдова хөкүмәт яклы Халык-демократик һәм Гаделлек фиркәләрен вәкиллек итә. Алар икесе дә парламент җитәкчесе урынбасарлары булып эшли. Тагын бер нәмзәт, Акмал Саидов - парламентның демократизация һәм цивиль җәмгыять комиссиясе башлыгы. Үзбәкстанда бер генә оппозиция фиркәсе теркәлмәгән. Бар оппозицион җитәкчеләре илдән китәргә мәҗбүр булган.
XS
SM
MD
LG