Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузиядәге оппозиция протест чараларын яңартып җибәрергә тели


25 ноябердә оппозициядәге хәрәкәтләр яңадан урам җиеннарын үткәрергә булган. Бу хакта бүген оппозициядәге хәрәкәтләрне шурасы үткәргән матбугат очрашуында игълан ителде. Каршылык белдерүчеләрнең төп таләпләренең берсе – бәйсез “Имеди” каналының эшен торгызу. Оппозиция вәкилләре, сәяси тоткыннар иреккә чыгарылганчы һәм “Имеди” каналы эшен башлаган мәлгә кадәр, хакимиятләр булән сөйләшүләрен туктатып торуы хакында белдерде. Европа Берлеге, илдә гадәттән тыш хәлнең гамәлдән чыгарылуына хуплау белдерде, әмма илдә иреклекләрнең торгызылуына да басым ясады.
XS
SM
MD
LG