Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яраксыз фирка әгъзалары эштән куыла


Башкортстанда нинди фиркадә торуыңа карап эзәрлекләнүең дә мөмкин. Мәсәлән, берничә коммунист эштән куылган. Алар Мәскәүнең технология һәм дәүләт идарәсе университетының Мәләвездәге филиалы хезмәткәрләре Айвар Рәҗәпов һәм Дмитрий Чувилиннар. Аларга эштән куылуны дәүләт югары уку йортларында коммунистларга урын булмау, чөнки дәүләт белән “Бердәм Русия” идарә итә дип аңлаттканнар. Аларның сүзләренә караганда, шундый ук сәбәпләрдән берничә студентка да куылу яный. Алар бәйсез гәзит тараткан өчен эзәрлекләнә башлаган.
XS
SM
MD
LG