Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара бәйге


Уфада музыкант-башкаручыларның Заһир Исмәгыйлов исемендәге халыкара конкурсы башланды. Ул Заһир Исмәгыйловның тууына 90 һәм Башкортстанның үз иреге белән Русиягә керүенең 450 еллыгына багышланган. Бәйгедә 70кә якын музыкант алыша. Алар Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Әлмәт, Сарытау, Магнитогорск һәм Новосибирск шәһәрләреннән. Шулай ук Көньяк Корея һәм Казахстан музыкантлары да катнаша. Бәйге бер атна дәвам итәчәк. Уфа сәнгать академиясе ректоры Ишмөхәммәт Галәветдинов бу чараның максаты белән таныштырып, аны республика музыкантларын дөнья күләменә чыгару дип аңлатты.

Мөнир Вафин. Уфа
XS
SM
MD
LG