Accessibility links

Кайнар хәбәр

Новосибирски өлкәсенең 70 еллыгын татарлар да бәйрәм итә


Новосибирски татарлары
Новосибирски татарлары

Новосибирски өлкәсе быел барлыкка килүенең 70 еллыгын билгели. Бу юбилейга багышлап өлкәдә күп төрле чаралар үткәрелә.

Өлкә мәдәният идарәсе карамагында эшләүче татар мәдәният үзәге дә узган шимбә көнне “Төзүчеләр” мәдәният сараенда оештырган концерт-кичәсен әлеге юбилейга багышлады. Бәйрәм чарасы фойэда күмәк күңел ачу белән башланып китте. Берәүләр анда караокэга кушылып җырладылар, икенчеләр биеделәр, өченчеләр өлкәдәге җәмәгатъчелек тормышын чагылдырган күргәзмәләр карадылар, дүртенчеләр очрашып сөйләштеләр, аралаштылар. Өлкән яшьтәге ханымнар әзерләгән милли ризыклар күргәзмәсен берәү дә читләтеп үтмәде дисәк, дөрес булыр. Ул барча кешенең игътибарын җәлеп итте. Анда татар ашларын тәмләп карарга да, пешерү ысулларын өйрәнергә дә мөмкин иде.

Бәйрәм концерты “Бүләк итәм сиңа, Себерем” дип исемләнгән һәм күләмле итеп оештырылган иде. Катнашучылар анда Новосибирски шәһәреннән генә булмадылар, өлкәнең авыл-районнарыннан да килгән иделәр. Бәйрәмгә күп кенә кунаклар чакырылган иде. Бәйрәм концертында Казахстанның Семей шәһәре, Татарстан, Кемерово, Омски, Томски һәм Тубыл шәһәрләре сәнгаткәрләре катнашты. Алар да халыкны өлкә юбилее белән тәбрикләделәр, җыр-биюләр бүләк иттеләр.

Рәсми даирәләрдән тәбрикләү сүзе белән Новосибирски өлкә мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары Владимир Миллер һәм өлкә губернаторының милли, дини һәм хәйрия эшләре буенча киңәшчесе Игорь Бабенко чыкты. Владимир Миллер үзенең чыгышында өлкә үсешенә керткән өлешләре өчен татар оешмаларына рәхмәтле булуын да белдерде.

Бөтендөнъя Татар Конгрессы Башкарма комитетының тәбрикләвен һәм татарстанлыларның сәламен Татарстан республикасының атказанган артисты Закир Шаһбан җиткерде. Әлбәттә, ул якташларына яңа җырлар да алып килгән иде. Бәйрәм концертында тагын бер Казан кунагы - җырчы Резеда Ахмәтшина да катнашты.

Алдан әйткәнебезчә, концертта төрле шәһәрләрдән килгән сәнгаткәрләрнең чыгышлары булды. Кемерово шәһәренең “Дуслык” ансамблендә шөгылләнүче Вәли Гарифуллин фикеренчә, һәрбер төбәкнең үзенә генә хас талантлары була. Аларның бер сәхнәдә чыгыш ясавы – концертка аеруча бизәлеш, матурлык кертә. Мондый хәл тамашачыларның игтибарын җәлеп итми калмый. Андый концертка халык та күпләп килә, - ди Вәли әфәнде. Дөрестән дә, “Төзүчеләр” мәдәният сараеның концерт залында бу көнне буш урын калмаган иде. Концерттан соң барган аралашу вакытында тамашачылар да, оештырылган кичәдән кәнагәть калуларын белдерделәр.

Кичә барышында өлкә татар мәдәният үзәге активистлары белән аралашу мөмкинлеге дә булды. Үзәк каршында эшләүче “Сандугач” фольклор ансамбле җитәкчесе Рәмзия Галеева кыскача гына үзләренең башкарган эшләре турында сөйләде. “Сандугач” ансамбленә йөрүчеләр өлкәннәр өчен ял кичәләре оештыралар, үзләре дә еш кына чәй өстәле артында җыелалар, бергәләп күңел ачалар, яңа җырлар, биюләр өйрәнәләр”, - диде ул.

Новосибирски өлкә татар мәдәният үзәге каршында яшьләр “Алтын йолдыз” клубы төзегәннәр. Алар анда төрле юнәлештә эш алып баралар. Җыр, бию, татар тел курслары, шаяннар клубы эшли. Яшьләр мәкаләләр язу, кичәләр оештыру белән дә шөгылләнәләр. “Ай саен яшьләр өчен кичәләр оештырабыз,” - ди татар үзәге активисты Рузалина Мөхутдинова. Аның сүзләренчә, яшьләр кичәләре һәр вакытта да татар музыкасы астында күңелле үтә. “Исерткеч эчемлекләр дә булмый. Мондый кичәләргә яшьләр бик теләп йөриләр”, - ди Рузалина.

Новосибирски өлкә татар мәдәният үзәге каршында 3 ел элек нәниләр студиясе оешкан иде. Ул вакытта студиягә 3 яшьтән 10 яшькәчә 7-8 бала йөри иде. “Быел балалар студиясенә аерым бүлмә бирделәр. Студиядә хәзер 16 бала шөгылләнә,” - ди татар үзәге методисты – Эльфинә Шәймәрдәнова.

Өлкә татар мәдәният үзәге методисты Мөдәррис Абакиров өлкәдә татар телен укытуның ничек куелган булуы хакында сөйләде, бу юнәлештә булган уңышларга һәм проблемаларга тукталды. “Новосибирски өлкәсендә 20-ләп татар авылы бар, аларның 8-ендә генә татар теле укытыла. Дөрес, бер-ничә мәктәптә генә татар теле дәрес буларак керә , күп очракта ул факультатив рәвештә”, - ди Мөдәррис Абакиров . Аның сүзләренчә, башка төбәкләрдә кебек, Новосибирски өлкәсендә дә укучылар саны аз булган кайбер татар авыллары мәктәпләре ябылу куркынычы алдында тора. “Бу илдә булган вәзгыятъ җимеше,” - ди ул.

Өлкәнең 70 еллык юбилеена багышланган концерт-кичәгә кабат тукталганда, татар мәдәният үзәге директоры Рауза Тихомирова чарадан кәнагатъ калуы турында белдерде, алда торган эш планнары белән дә таныштырды. “Бу концерт программасын без өлкәбезнең татарлар тупланып яшәгән авыл-районнарына да күрсәтәчәкбез,- диде ул. Алдыбызда торган зур эшебез – 2008 елның мартында “Ләйсән” ансамбленең 10 еллык юбилеен билгеләү. Кунакларны бүгеннән үк чакыра башладык инде, сезне дә чакырабыз, килегез. Киләчәктә дә бергә-бергә бәйрәмнәр үткәрик”, - ди Рауза Тихомирова.

Менә шундый эшләр, уй-фикерләр һәм планнар белән яшиләр Новосибирски татарлары. Киләчәктә дә аларның ниятләре изге, эшләре уң булсын дигән теләктә калыйк.

XS
SM
MD
LG