Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли мәҗлес оешуга 90 ел


Бүген, нәкъ 90 ел элек, 1917 елның 20 нояберендә беренче милли парламент- Эчке Русия һәм Себер төрки мөселман татарларының милли мәҗлесе эшли башлаган көн. Демократик нигездә яңа милли тормышны башлап җибәрү белән янган депутатлар илнең барлык төбәкләреннән сайланган булган. Безнең халык тормышында булган бу бик әһәмиятле вакыйгага кадәр күп төрле җыелышлар, күп төрле бәхәсләр, күп төрле очрашулар узган. Шуларның берсе дип 1917 елның май аенда Мәскәүдә узган беренче мөселман съездын атарга була. Ул вакытта съездда катнашкан вәкилләр барлык милләтләрнең тулы хокукы нигезендә бердәм дәүләтне саклап калу турында карар кабул иткән булган. Делегатларның күбесе теләктәшлек белдергән карар мәдәниятне, телне, гореф- гадәтләрне саклап калыр өчен төбәкләрдә Милли- мәдәни мөхтәриятләр төзү кирәклеге турында булган. Съездның шушы карарын тормышка ашырыр өчен, 1917 елның июлендә Казанда автономияләр коллегиясе төзелгән һәм аның җитәкчесе итеп Өченче Дәүләт Думасында мөселманнар фракциясе җитәкчесе, танылган мөселман сәясәтчесе, юрист Садри Максуди билгеләнгән. Уфада узачак милли мәҗлестә тикшерер өчен Садри Максуди милли мәдәни мөхтәриятнең конституциясен дә язган. Ул документа беренче чиратта үз көчләре белән, үзәк хакимияттән ярдәм көтмичә милли мәдәниятне үстерү һәм саклау каралган булган. Ул программаны тормышка ашырыр өчен татар тормышындагы иң көчле өч юнәлешне берләштерергә кирәк булган. Алар – укытучылар, эшкуарлар һәм руханилар. Шуның өчен дә Милли мәҗлес тарафыннан оештырырылган Милли хөкүмәт, ягъни милли идарә өч тармактан торган, мәгәриф идарәсе, финанслар идарәсе һәм дини идарә.

Ул вакытта, 1917 елның 20 нояберендә милли мәҗлесне ачып җибәргән Садри Максуди,болай дигән. «Бүгенге көн безнең тарихта бик әһәмиятле көн. 300 ел элек безнең дәүләтебез җимерелгән. Ул дәүләтнең бөеклеге хакында сөйләгән һәйкәлләр аз калган. Хәзер инде безнең милләт башын күтәреп үз язмышын үз көчләре белән хәл итәргә алына.»

Садри Максуди бу сүзләрне бер гасырга якын элек әйтүенә карамастан, алар үз әһәмиятен бүгенге көнгә кадәр югалтмаган. Мәҗлес җитәкчесе, автономия башлыгы итеп Садри Максуди билгеләнгән. Соңыннан милли мәҗлес автономиянең ниләр белән шөгылләнергә тиешлеген ачыклаган. Бу мәҗлеснең тагын бер адымын әйтергә була – анысы мөхтәриятне территориал рәвештә дә төзү турында сүз булып, аны Идел -Урал штаты итеп билгеләү турында да карар кабул ителгән. Милли мәҗлес депутатлары фикеренчә, башка штатлар белән берлектә Идел - Урал штаты яңа демократик Русия составына керергә тиеш булган.

Милли мәҗлес Уфада кабул ителгән милли мәдәни мөхтәрият конституциясенең төзәтелгән, тулыландырган вариантын 1918 елның гыйнварендә басып чыгарган һәм милли мәҗлеснең алдагы очрашуын май аены билгеләгән. Ләкин март аенда большевиклар милли мәдәни мөхтәриятне юкка чыгарганнар, һәм аның җитәкчеләрен эзәрлекләү башланган. Шулай итеп, Яңа Русиядә татарның тормышын, милли мәдәни үсешен тормышка ашырырга алынган күп кенә зыялыларыбыз чит илләргә китәргә мәҗбүр булган.

Беренче автономия вакытында милләтне, милли мәдәниятне, милли мәгәрифне саклап калыр өчен аның матди ягын татар халкы үзе кайгырткан. Хәзер инде милли мәдәни мөхтәриятләргә хөкүмәт бюдҗетыннан да акча бүлеп бирү каралган. Шул вакытта ул акчаларның нинди проектларга тотылырга тиешлеген дә хөкүмәт үзе сайлап хәл итә.

Нәзифә Кәримова, Мәскәү

XS
SM
MD
LG