Accessibility links

Кайнар хәбәр

Mәскәүдә грантлар бәйгесе


Милли мәдәни мөхтәриятләр турындагы канунга кертелгән үзгәрешләрдә, дәүләт Думасы бюдҗетта аерым юл белән матди ярдәм күрсәтүне дә канунлаштырган. Ләкин ул акчалар милли мәдәни мөхтәриятләргә турыдан туры түгел, ниндидер проектлар, эшләр өчен генә биреләчәк. Анысын алыр өчен дә күп төрле кәгазь, документлар язарга кирәк булачак. Шул ук вакытта документлар нигезендә да акчаны һичшиксез бирәчәкләр дигән сүз түгел, чөнки аны бәйге сыйфатында махсус комиссия тикшерергә тиеш. Ничек кенә булмасын ул бәйгедә быел Мәскәү милли мәдәни мөхтәрияте дә катнашкан. Алар эшләнәсе эш программаларын күрсәтеп, проектларны ачыклап үз гаризаларын вакытында тапшыра алганнар. Чөнки, гаризаларны тапшырыр өчен дә зур чират тезелгән булган. Беренче чиратта төбәкләрдән китергән гаризаларны алдылар, диде Милли үзәк директоры Әнвәр Хөсәенов.

Мәскәү Милли мәдәни мөхтәрияте 2008 елга билгеләнгән чара чыгымнарын 4 миллион 200 мең сум дип бәяләгән булган. Ләкин проектлар тикшерүче махсус комиссия аларга соралган акчаларның бары тик алтынчы өлешен генә бирергә карар кылган. Ягъни, Мәскәү милли мәдәни мөхтәриятенә 700 мең сум акча бирелгән. Милли үзәктә мәдәни проектлар өчен җаваплы булган Роза Хабибуллина монысын да зур җиңү дип саный. Ләкин әлегә кадәр алар кайсы проектлар өчен бирелгәне билгеле булмаса да, гаризаларны алучылар ихтибарны аерым татар проектларына түгел, милләтара проектларга биргәннәр. Ул акчалар бары тик проектта күрсәтелгән чыгымнар өчен генә тотылырга тиеш. Һәм һәр тиене өчен хисап та бирелергә тиеш, диде Роза Хабибуллина. Ул шулай ук, проектта Мәскәү татарларының шәһәрнең үсешенә күрсәткән йогынтысы, татарлар һәм Мәскәү дигән темаларга аерым лекцияләр программасы да каралган иде, ләкин аларны үткәрмәделәр, диде. Мәдәният, мәгәриф, халык дипломатиясе дип аталган матдә нигезендә Русия күләмендә барлыгы 1128 оешма грантлар алу бәхетенә ирешкән. Алар арасында Ренат Акчурин җитәкчелегендәге «Ватаным» оешмасы, үзәге Казанда булган, Русиянең татар гаиләсе фонды белән һәм, Федераль милли мәдәни мөхтәриятен кайгыртуында Рәшит Вагапов исемендәге фонд та бар. Сүз уңаенда шунысын да әйтергә була, Рәшит Вагаповка багышланган зур фестиваль Мәскәүдә 27 ноябрьдә иң матур концерт залының берсе булган Чайковский исемендәге концерт залында узарга тиеш.

XS
SM
MD
LG