Accessibility links

Кайнар хәбәр

Флорид Әгъзәмов исемендәге стипендияләр бирелде


Бүген “Татмедиа” агентлыгында массакүләм коммуникация өлкәсендәге яшь белгечләргә Флорид Әгъзәмов исемендәге стипендияләр тапшырылды. Әлеге стипендия 2005 елдан бирле бирелә. Ә 2007 елдан башлап стипендия танылган педагог, галим, журналист, Казан Дәүләт Университетында журналистика факультетының беренче деканы Флорид Әгъзәмов исеме йөртә. Бик күп журналистлар, Флорид Әгъзәмовның шәкертләре соравы белән Татарстан Республикасының Журналистлар берлеге стипендия Флорид Әгъзәмов исемен йөртә башлаган.

Стипендиаль программаның төп максаты – һөнәри белеме генә түгел, башлап җибәрү, оештыру сәләте булган, массакүләм коммуникация өлкәсендә студентлар арасында яшь белгечләрне табу һәм аларга ярдәм күрсәтү.

Әлеге программа уникаль. Чөнки ул массакүләм коммуникация өлкәсенең тар белгечлекләренә юнәлгән. Бәйге көндезге бүлекнең 3,4,5 курсларында белем алучы студентлар арасында үтә. Студентлар үткән семестрда басылган язмаларын яки эфирга чыккан материалларын жюригә бәяләргә тапшырган. Бәйгедә төрле белгечлекләр буенча бәяләгәннәр– “Журналистика”, “Татар филологиясе”, “Җәмәгатьчелек белән элемтә”.

2006-2007 уку елының икенче семестрында конкурска 26 эш тапшырылган. 2 эш “электрон мәссакүләм мәгълүмат чаралары” өлкәсеннән, 12 эш PR-проектлар буенча, 12 эш басма матбугаттан жюри судына бирелгән булган. Казан дәүләт университеты, шул исәптән Чаллыдагы филиал, Татар дәүләт һуманитар-педагогика университеты һәм Казан дәүләт техника университеты студентлары бәйгедә катнашырга теләе белдергән. Иң күп гариза КДУдан килгән.

2007 елның 29 маенда конкурс комиссиясе утырышында 9 иң яхшы дип табылган эш сайлап алынган. Җиңүчеләрне дипломнар һәм 4 мең сум күләмендәге стипендия белән бүләкләделәр.

Стипендиаль программаның конкурс комиссиясен Татарстан Республикасы журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова җитәкли. Конкурс комиссиясенә шулай ук “Татмедиа” агентлыгы генераль директоры Марат Моратов һәм югары уку йортларында белем бирүчеләр керә.

Татарстан Республикасы журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова быелгы конкурста катнашучылар, җиңүчеләрне сайлаганда, бәя биргәндә нигез булып торган билгеләрне әйтте

Әлбәттә, бу эшләрне караганда, иң беренче, һөнәри осталыкка игътибар иттек. Заманча эшләнгән булуны карадылар. Журналистика – ул бик авыр һәм төгәл һөнәр дип әйтер идем. Бәлки башкалар бүтән фикердәдер. Аның үзенең критерийлары бар. Шулар буенча иң профессиональ эш авторлары җиңүчеләр булып табылды. Яшьләр бик матур адымнар ясыйлар. Без киткәч тә, татар журналистикасы, Татарстан журналистикасы, минемчә, нык, профессиональ кулларга күчә.

Ләйсән Токмачева Татар дәүләт һуманитар-педагогика университетынының татар филологиясе факультетында белем ала. Аның басмалары Татар дәүләт һуманитар-педагогика университетында чыга. Уку белән үзеңнең шөгеленне тәңгәл китерү авыр түгелме дигән сорауга, Ләйсән Токмачева болай диде.

Авыр түгел, мин журналистика белән кечкенәдән шөгыльләнәм. Мин берничә ел дәвамында язып килгән материалларымны тәкъдим иткән идем. Гомүмән алганда, алар студентлар тормышы белән бәйләнгән. Аларның тулай торактагы тормышы, университеттагы тормышы, аларның укуына, җәмәгать эшләренә багышланган.

Премия рәвешендә бирелгән 4 мең сум акчасын Ләйсән әлегә кая бүлергә белмим. Әнигә бирәм ди.

Айсылу Закирова ятим балалар, инвалидлар, сәламәт тормыш алып бару турында сюжетлар төшергән. Журналистика минем укуыма һич кенә дә комачауламый, - ди Айсылу.

Кечкенә вакытта журналистның кем икәнен әле аңламаганда да, миңа ул сүз ошый иде. Кечкенә вакыттан ук журналист буласы килә иде. Аннары, журналистның кем икәнен белгәч, журналистикага керү теләге артты.

Стипендияне татар журналистикасын үстерү өчен күп көч куйган, әзе артыннан зур эшләр калдырган танылган педагог, галим, журналист, Казан Дәүләт Университетында журналистика факультетының беренче деканы Флорид Әгъзәмов исеме белән бирү студентларга журналистиканы тагы да үстерү өчен көч, этәргеч бирер. Студентлар арасында әлеге премияне алу өчен көндәшлек көчәер, ә бу, үз чиратында, журналистиканың үсешенә китерер.

Ландыш Гобәйдуллина

XS
SM
MD
LG