Грузия парламенты президент Михеил Саакашвилиның илдә булган Гөл инкыйлабының 4 еллыгы уңаеннан йөзләгән тоткынны ярлыкау планын хуплады. Парламентның хокук комитеты башлыгы Леван Бежашвили сүзләренә караганда, көч куллануныга кагылышы булмаган җинаять кылуда гаепләнгән 1200 якын тоткын 23 ноябрьдә иреккә чыгарылачак.