Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент Путин Русиядә үзгәрешләр вәгъдә итте


Мәскәүнең Лужники стадионында тарафдарлары алдында ясаган чыгышында сайлауларда тавышларны Бердәм Русиягә бирергә чакырды:
"Уйлап кына карагыз, киләсе берничә ай эчендә Русиянең бөтен югары хакимияте үзгәрәчәк. Бу үзгәрешләр уңышлы булсын өчен, парламент һәм президент - ватандашларының тормышын яхшыртуга таба бергә уңышлы эшләсен өчен – безгә бары тик җиңү кирәк," диде Путин.
2008нче елның мартында Путин конституция кушканча вазыйфасыннан китәргә тиеш. 2 декабрь сайлауларында исә Путин Бердәм Русия фиркасе исемлеген җитәкли.
XS
SM
MD
LG