Accessibility links

Кайнар хәбәр

Швецов-Сидякин алышы


Русия патриотлары фиркасе исемлекләренең берсен җитәкләгән эшкуар Николай Швецов матбугат очрашуы уздырды. Хәбәр итүебезчә, “Справедливая Россия”, ягъни “Гадел Русия” фиркасе башы Александр Сидякин Швецовның милициядә эшләгән елларында әхлаки тотанаксыз булуын, хатын-кызлар көчләвен белдергән иде. Әлеге гаепләүләр уңаеннан Швецов матбугат очрашуы уздырды. Аңа Сидякин чакырылса да, ул килмәгән иде. Швецов үзен әхлаксызлыкта, хатын-кызлар көчләүдә гаепләгән шикаятьләрне хатыны белән үзенең оештыруын, шунсыз ул елларда милициядән эштән китеп булмавын сөйләде. Шундый юл белән милициядән акчалы эшкә күчүен сөйләде. Моны ул район милициясе генә түгел, ә республика партиясен алдау, коммунистларга каршы акт булды диде. Швецов моның Сидякин башлангычы гына булмавын, үзенә каршы бу ташлануларны республика Президенты хакимиятендә оештыруларын ирештерде.

Үзенә каршы кампанияне Швецов Русия дәүләт думасына сайлауларда катнашуы өчен дип санамый. Аныңча, бу Башкортстан урыслары лидерына әйләнүе белән бәйле. Хакимият шуннан курка.

Швецов үзен пычраткан хәбәрдарлык чараларын мәхкәмәгә бирүен дә белдерде. Ул шулай ук сайлаулар турында да фикерләре белән бүлешеп, “Русия патриотлары”ның “Бердәм Русия” һәм коммунистлардан соң өченче фирка булып думага үтәчәген фаразлады.Җиңгән очракта, Русиянең милли мәдәни мөхтәриятләр турында канунын яңартып, аның эшләвенә булышлык итәргә һәм Башкортстанда дәүләт теле буларак башкорт телен укытуны туктатырга ярдәм итәргә ышандырды. Бу Русия патриотлары фиркасе бүлекчәсе ике исемлегенең берсен җитәкләгән Швецов җиңүгә этник фактор булышлык итәчәк, урыслар һәм татарлар тавыш бирәчәк дип саный.

XS
SM
MD
LG