Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар православлары монархизмны сагына


Самарда чыга торган атналык 16 битле “Православная народная газета” бик сирәк санында татар, мөселманга кагылмый кала.

Үзенең 20-нче санында да игътибарга лаек фикерләр язылган. “Тарихның дөреслеге менә шундый” исемле язмада Всеволод Меркулов Явыз Иванның Казан ханлыгын яулап алуына 450 ел тулу уңаеннан мәкаләнең эчтәлеге. Имиштер, гасырлар буена рус кнәзләре татар изүеннән җәфа чиккән дә, шуңа түзә алмыйча руслар Казан ханлыгын юк иткәннәр. Ә менә бер гасыр эчендә русларның ничек Тын океанга барып җитүләре турында ләм-мим! Казан ханлыгын яулаганда, башка милләтләр дә бик шат булганнар икән. Автор татар галимнәренең: “Рус дәүләтчелеген булдыруда татарларның өлеше зур”,- дигән фикергә менә болай җаваплый: “Бу төбәк кланнарының татар – монгол ханлыгын торгызу нияте”,- ди.

Россия белән Татарстанның килешү төзүен дә Всеволод Меркулов шул ханлыкны торгызу дип бәяли, һәм илне җимерүче документ дигән мөһер суга, Россия Федерациясенең территориясендә татар-монгол ханлыгы барлыкка килә”,- ди. Автор: ”Казанда Хәтер көнендә Татарстанның тулысынча бәйсез дәүләт булып яшәргә тиеш дип резолюция кабул иткәннәр”,- дип яза., Иван Грозныйның портретын оялмыйча яндыруларына нәфрәтләнә. Всеволод Меркулов ФСБ органнарына түбәндәге күрсәтмәне дә бирә: “Татар милләтчеләренең эшчәнлегенә игътибар итегез!” Шулай эшләмәсәң, Идел буенда Чечня вакыйгалары кабатланып Россия кисәкләргә бүленәчәк. Гомумән, православ динен пропагандалаучы гәҗитә Русия каталогына кертелгән, һәм язмаларына карасаң, халыкны дини тәрбияләү максатын гына куймаган, ә зур дәүләт сәясәтенә кулын да, аягын да, башын да тыга, бөек державычылыкны, монархизмны алга сөрә.

Гәҗитәнең ике ярым бите Виктор Тростников белән әңгәмәгә бирелгән. Язманың исеме дә чәчрәп тора: “Ходай Тәгалә безне рус булырга мәҗбур итәчәк һәм бөтен дөньяга православ рухын сеңдерәчәк.” Виктор Тростниковның фикерләре айнык кешене дер селкетерлек. Аныңча, бүген Россиядә дәүләт проектлары эшли. Нәрсәдер мәңгегә югалачак, ләкин дә Россия дөрес юнәлештә: “...что гибнет, должно погибнуть”,- ди Тростников. Демократия бетә, һәм моңа Тростников кагылмый, ә киресенчә бер партияле система килүгә, автократия килүенә куана һәм әйтеп куя:”И это великое счастье.” Гәҗитә аркылыга – буйга “Святая Русь” турында яза, ә ушкуйниклар, рус юлбасарлары кемнеке соң? Соң шул ук святой Серафим Саровскийны бит балта түтәсе белән сугып үтергәннәр үз урыслары.

Түгәрәкләп шуны әйтергә була. Самарда басылып, бөтен Россиягә тарала торган “Православная народная газета” саннан санга бөек державачылыкны, монархизмны, милләтләрне, диннәрне йоту сәясәтен хуплап яза бирә. Михаил Щербак фикеренчә, милләтләргә, конфессияләргә бүленү иҗатны туктата, һәм мәдәни потенциалны йомшарта. Гәҗитә Сталинга мәдхия җырлый, сталинизмны сагына, күрәсең, редколлегия әгъзаларының нәселендә беркем дә ГУЛАГта черемәгән, дигән фикер туа. Россия православ университеты профессоры Виктор Тростников болай дип яза: “Бүген Россиягә бер начальник кирәк. Ул мөһим түгел, хаталар ясыймы ул, әллә юкмы, ул үз хаталарында үзе өйрәнсен, безнең халык түземле. Без аңа вакыт бирәбез, кирәк икән түзәрбез. Без бүген борынгы дәүләтчелегебезгә кайтабыз. Бүген мөһим түгел аның тоткан исеме...Мәгънәсен югалтмый. Иң мөһиме, барлык көч, хәкимият, власть аның кулында булырга тиеш.”

Эш шунда ки, Самарда православ рухы заман сулышына чорналып түгел, 16-нчы - 17-нче гасырдагы монархизм, аскетизм шулпасында чайкала, халыкның сәяси зирәклеген үстерәсе урынга, аның аңын калын монастырь диварлары артына яшерү максаты куела.

XS
SM
MD
LG