Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларус кеше хокукларының кысылуын кире кага


Беларус БМОның илдә кеше хокукларының бозылуы турындагы борчылу белдергән карарын кире кага. БМО Гомум мәҗлесенең кеше хокуклары комитеты, чәршәмбе көнне Беларустагы хәлләргә карата тирән борчылу белдергән карар кабул итте. Анда Беларустагы мәхкәмә системасын оппозициянең һәм кеше хокукларын яклаучыларның авыз каплау максатында куллануга карата борчылу белдерелә. Беларус тышкы эшләр министрлыгы сүзчесе Андрей Попов, бу карарның бер-нинди әхлаки һәм хокукый нигезе юк, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG