Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Уң көчләр берлеге" сайлауларда катнаша алачак


Русия Үзәк сайлау комиссиясе "Уң көчләр берлегенең" сайлауларда теркәлүен гамәлдән чыгармады. Бу карар бүгенге җыенда кабул ителгән иде. Үзәк сайлау комиссиясенә "Демократик фирка" мөрәҗәгать иткән булган. Бу фирка, СПС фиркасенең сайлау алды реклам белдерүендә сайлау канунын бозучы әйбәреләр бар, дип санаган. СПС вәкилләре сайлау алдыннан фиркага басым ясалуы турында даими белдереп килә. Мәсәлән, кайбер Русия төбәкләрендә, фирканең үгетләү кәгазьләре тартып алынган.
XS
SM
MD
LG