Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы - Брежнев булган кала


СССР генераль cекретаре Леонид Брежнев 1982 елның 10 ноябрендә үлсә, 22 ноябрдә Чаллыга Брежнев исемен бирү турында Үзәк комитет карар кабул итә.

Моны, халык соравы буенча дигән сүзләр белән дә ныгытып куялар. Бу вакыйгага 25 ел булды. Чынбарлык нинди иде? Чирек гасыр элек булган исем алыштыру күренешен беркадәр күзаллау өчен, Азатлык хәбәрчесе шул чорны әйбәт хәтерләүчеләргә мөрәҗәгать итте. Харис Миннегулов, Брежнев үлгән вакыттта бер ширкәтнең бүлек башлыгы булып эшли.

- Ноябрь аенда генераль секретаребез үлеп китте. Мин үзем аны гадәти хәл итеп кабул иттем. Чөнки аның халәте ул вакытта сабый баланыкы кебек иде. Аны гел җитәкләп йөрттеләр. Кәгазьдән укымыйча бер кәлимә сүз дә әйтә алмады. Күркәм шәһәребезгә Брежнев исемен бирү башка күсәк белән суккан кебек булды. Моны кабул итәсем килмәде. Күңелем каршы иде. Автовокзалларда “Брежневка баручы автобуска утырту башлана,”- дигән белдерүләр барлыкка килде. Ничек инде Чаллыда бер тапкыр да булмаган кешенең исемен шәһәргә биреп була? Татар илендә кирәкмәгән эш булды бу. Бу күренешне партиядәге ялагайлар китереп чыгаргандыр дип уйлыйм. Моны халык соравы буенча, диделәр. Ләкин мин, Чаллыга Брежнев исемен бирегез, дигән кешене белмим. Бу – уйдырма."

"Кешегә мулла кушкан исем кадерле булган кебек, борын-борыннан килгән шәһәр исемен кайтару дөрес булды. Исем кайтаруны халык хуплады.”- диде Харис Миннегулов.

1982 елда КамАЗ ширкәтләренең берсендә комсомол секретаре булып эшләгән Фәрит Бәшәров сүзне, Брежневның матәм чаралары истәлекләреннән башлады:

- Аны җирләгән көнне локомотивта утырдым. Әйтелгән вакытта гудок бирергә кирәк иде. Гудок биргәннән соң бик шомлы булып калды. Ул чакта башка төрле тормышны күз алдына китерү кыен иде. Ләкин рәттән берничә генераль секретар үлгәч, бу нәрсәгә күнектем. Шәһәргә Брежнев исеме бирелә дигәч, митингка бардык. Анда берничә комсомол-бригадир Брежнев исемен бирүне хуплап чыгыш ясады. Ләкин минем күңелдә икеләнү, ризасызлык бар иде. Матур Чаллы исемен Брежневка алыштырдылар. КПССның шәһәр комитеты пленумы барганда, шагыйрә Инна Лимонова үз чыгышын болай төгәлләде: Какого чёрта он город Брежнев, он – Набережные Челны!” Ул чакта мондый сүзләр хупланмаса да, зал дәррәү кул чапты. Берникадәр вакыттан соң Чаллы исеме кире кайтты.

Татар кешеләренең фикерләрен ишеттек. Күпмилләтле Чаллының башка вәкилләре Брежнев исемен бирүгә нинди карашта торган. Элекке КамАЗ эшчесе, украинлы Пётр Никора сөйли:

- Бу безне өнсез итте. Шәһәр, КамАЗ, партия җитәкчеләре халыкны эшкәртте. Бу турыда карар алдан ук кабул ителеп, без тавыш кына бирдек. Бик күпләр, әлбәттә канәгать түгел иде.

Әлеге язмада Харис Миннегулов, Фәрит Бәшәров, Петр Никора фикерләрен ишеттегез.

XS
SM
MD
LG