Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Татарстан халыклары телләре турындагы канунның 15 еллыгын билгеләп үттеләр


Пәнҗешәмбе көнне Казанда узган зур фәнни җыелыш телләр мәсьәләсендә тәҗрибәле, абруйлы булган шактый гына белгечне җыйды.

Бу гаҗәп тә түгел, чөнки җыен Татарстан халыклары телләре турындагы канунның 15 еллыгына багышланды. 1992 елнаң июлендә кабул ителгән бу канун бүгенге көндә Республика дәүләт телләре һәм Татарстанда башка телләр турында дип атала. Фәнни-гәмәли җыелыш исә Татарстан республикасында һәм Русиядә заман тел процесслары: телләр турындагы кануннар гамәлдә дигән исем астында узды.

Көннең беренче яртысында конференциянең пленар утырышы үтте. Анда республика Дәүләт шурасы депутатлары, Татарстан хөкүмәте вәкилләре, галимнәр, тел белгечләре җыелган иде. Утырышта сүзне беренче булып республика парламенты рәисе урынбасары Римма Ратниковага бирделәр. Ул спикер Фәрит Мөхәммәтшинның сәләмнәрен җиткерде һәм канун тормышка ашырылган 15 ел дәвамындагы тел өлкәсендәге казанышлар хакында сөйләде. Республика телләре турындагы канун нигезендә Татарстанда эшләп килүче телләрне саклау, өйрәнү һәм үстеру буенча дәүләт программасының үтәлеше хакында да мәгълүматләр бирде.

Аннан соң чыгыш ясаган Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчесе Ким Миңнуллин бүгенге көндә тел сәясәтендәге казанышлар һәм проблемалар хакында фикерләрен җиткерде. Татарстанда 15 ел элек кабул ителгән Телләр турындагы канунга килгәндә, ул аның мөһимлеге, әһәмияте бәяләп бетергесез, ләкин аны тормышкка ашыруда җитешсезлекләр дә булды, дип саный. Хәзер исә киләчәк хакында уйланырга кирәк, диде Азатлык радиосына Ким Миңнуллин. Конференциядәге чыгышында да Ким Миңнуллин телләр мәсьәләсендә эшчәнлекнең кимүе хакында әйтте, канунны тормышка ашыру өчен кирәкле документларның инде менә ике ел дәвамында хөкүмәттә йөрүенә зарланды.

Республиканың Мәгариф һәм фән министры урынбасары Данил Мостафин исә үзенең чыгышында Татарстан мәктәпләре һәм балалар бакчаларында рус һәм ана телләрендә белем бирњлђре, әлеге юнђлештђге җитешсезлекләргә тукталды. Ә республиканың Юстиция министры Мидхәт Корманов татар теленең хокукый статусы турында бик кызыклы, хисле, мисалларга бай чыгыш ясады һәм конференциягђ килгђн Русия Дәүләт Думасы вәкиленә рус һәм татар телендә язылган Русия конституциясен бүләк итте. Чыгышлар нигездә урыс телендә булды. Әлеге хакта бик борчылып Мәскәүдән килгән галим, тарих фәннәре докторы Әгъдәс Борһанов әйтте. Ләкин аның үзенең чыгышы да урыс телендә булды.

Төшке аштан соң фәнни җыелыш кунаклары үзләренең эшләрен секцияләрдә дәвам итте. 3 секциядә сүз Татарстанда һәм Русиядә телләр кануннарының хокукый нигезе, аларны гамәлгә ашыру механизмлары, төбәкләрдә телләрнең үсеше, телләр турындагы канунны тормышка ашыруда тел белеменең актуаль мәсьәләләре хакынды барды.

XS
SM
MD
LG