Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Осетиядәге шартлау - террор булырга мөмкин


Тикшерүчеләнең әйтүенә караганда, Төньяк Осетиядә автобустагы шартлауның террор гамәле булуның ихтималлыгы зур. Шартлау пәнҗешәмбе кичендә Төньяк Осетия һәм Кабар-Балкар республикалары чигендә булган. 5 кеше һәлак булган, аларның берсе 9 яшьлек бала. 13 кеше яраланган. Автобус Пятигорскийдан Владиковсказга барган. Беренче мәгълүматларга караганда, шартлаткыч автобусның арттагы көпчәге тирәсенә куелган. Шартлаткыч 300 гр тирәсе тротил күәтендә булган, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG