Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либан президентсыз калды


Узган төндә Либан президенты Эмил Лаһутның 9 еллык президентлык мөддәте чыкты. Лаһуд вазыйфасыннан китте.
Хәзер Либан президентсыз калды.
Бүген Либан парламенты инде 5-нче тапкыр яңа президент сайлый алмады.
Консенсус намзәт табу тырышлыклары уңышсыз тәмамланганнан соң Сүрия яклы оппозиция вәкилләре парламент утырышында катнашудан баш тартты.
Хакимияттән китәр алдыннан Лаһуд гаскәрләргә иминлек өчен җаваплылык алырга кушты.
Кушма Штатлар Либанлыларны тыныч булырга чакырды.
XS
SM
MD
LG