Accessibility links

Назраньда милиция демонстрацияне таратты


Ингушетиянең элекке башкаласы Назраньда милиция хөкүмәткә каршы демонстрацияне көч белән куып таратты.
Кешеләрнең сәер рәвештә югалуларына, милициянең көч куллануына һәм тормыш дәрәҗәсенең бик түбән булуына ризасызлык белдерергә берничә йөз кеше җыелган иде.
Русия киңкүләм мәгълүмәт чараларында булган, әлегә башка чыганаклардан расланмаган хәбәрләргә караганда, милиция һавага ут ачкан, демонстрациячеләр аларга ташлар аткан. Бер йөзләп демонстрацияче тоткарланган дип хәбәр ителә.
Бу хәлләргә кадәр бүген бер хокук яклаучы битлек кигән кораллы кешеләр мине һәм 3 телевидение хәбәрчесен кунакханәдән көч белән алып чыгып, кыйнап Назраннан читкә илтеп ташлады дип белдергән иде.
Ул 4 кеше Назраньга протест чарасын яктырту өчен килгән булган.
XS
SM
MD
LG