Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә милиция оппозиция демонстрациясен таратты


Русия башкаласында милиция көчләре хөкүмәткә каршы демонстрацияне куып таратты. Берничә кеше, шул исәптән элекке дөнья шахмат чемпионы Гарри Каспаров һәм башка оппозиция активистлары тоткарланды. Демонстрациячеләр Үзәк Сайлау Комиссиясе бинасына таба юнәлгәч милиция аларны куып тарата башлады. Мәскәү шәһәр хакимиятләре бу демонстрациягә рөхсәт бирсә дә, аларга Сайлау Комиссиясе бинасы янына баруны тыйган иде. Демонстрациядә чыгыш ясаган Каспаров президент Путин хакимияте Русиянең исән калуына куркыныч тудыра диде. "Әгәр дә хәзерге хакимият күпмедер озаграк сакланып калса, бу гомүмән Русиянең исән калуына куркыныч тудыра. Шуңа күрә, безнеңчә, төп максат бу хакимиятне, коррупциячел, җинаятчел, алдакчы хакимиятне, бүген бөтен ил белән бергә тикшерергә кирәкле проблемаларны күтәрә алмаучы хакимиятне тарату булырга тиеш" диде Каспаров.
җыенда 3 меңләп кеше катнашкан дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG