Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гасырлардан килгән моңнар: төрки халыклар музыкасы язмышы


Римзил Вәли. Татар җыры, милли моңнар язмышы темасы хәзер бик актуаль. Ноябрь аеның икенче ун көнлегендә Казанда үткән һәм үтәсе концертлар турындагы афишаларга күз салсаң, күзләр җемелди. Нәрсә генә юк анда. Эстрада, татарныкы һәм Русиянеке, чит илнеке, джаз, симфоник музыка, милли классика һәм фольклор. Шоу-бизнес белән халык моңнары үрелеп һәм ярышып көч алышалар. Ваһапов исендәге фестивальдә иң шәп җырчыларга бүләкләр тарату, Гран-при бүләге итеп автомобиль тапшыруга кадәр барып җитте. Менә шушы моң, сагыш, дан, акча, реклама, сәясәт белән тулы Казанда, Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллинаның юбилей кичәсе башкалардан аерып кайнады. Агымдагы шау-шуга кушылып китмәүче бәйрәм төрки халыкларның фестиваленә әверелде. Анда бөтенләй башка төсмерле аһәңнәр, башка рух булды. Азатлык радиосының дүшәмбе тапшыруында бу чарадан репортаж да булган иде. Гөлзада ханым үзенең шәхси юбилеен үткәрәсе урында кардәш халыкларны гына туплап калмады. Ул журналистлар, галимнәр һәм үзенең кунаклары катнашлыгында түгәрәк өстәл артында аналитик сөйләшү үткәрде. Татар моңы, кардәшләр музыкасы турында. Чын милли музыка, хәзерге эстрада, яки Совет заманнары репертуарыннан аерылып тора. Кыллы инструментлар, курай, ирек һәм каһарманлык рухы сагыштан һәм зарланудан көчлерәк яңгырый анда. “Түгәрәк өстәл” сөйләшүендә Дагыстан республикасының Ногайлар яшәгән район вәкилләре үзләрен танытты. Нәрбикә ханым Сөмбикә ханбикәне биргән ногай кәвеме турында болай диде.

Нәрбикә ханым. Ногайлар Ставропольский краенда, Карачаево-Черкессияда, Чечняда, Ингушетияда, Әстерхан өлкәсендә бар. Берничә ел элек Төркиядә булдык, анда ногайлар аз. Анда 4400 мең ногайлар яши. Екатерина заманында күп ногайлар кырылган. Аз булсак та без, күп санлы халык без. Ногай районында сәнгать мәктәбе бар. Ногайлар биографиясендә булган яхшылык - ногай оркестры. Аның баш режиссеры – Яхья Худайбердиев.

Римзил Вәли. Аңлашыламы ногайча? Безнең бабаларыбыз аңлаган. Чөнки үзләре дә шулайрак сөйләшкән. Үзләренең дәүләтләре булмаган ногайлар милли дастаннарын, җырларын туплаучы һәм яшәтүче фактор итеп дәүләт итеп кабул итәләр.

Яхья Худайбердиев. Без үзебез татар да, ногай да, казах та, кыргыз да. Төрек дөньясында бер-беребезне кардәш итеп күрәбез. Заманда аерылсак та, бүген, Аллага шөкер, мәдәнияттә, сәнгатьтә басымыбыз бар. Үзебез аз булсак та, мәдәниятебез, сәнгатебез яши. Без үзебез аны күтәрмәсәк, кырдан бер адәм дә аны күтәрми. Татарстан кебек, Башкортстан кебек, Казахстан кебек безнең аерым дәүләтебез юк.

Римзил Вәли. Дагыстанның һәм Русиянең халык артисты Асия Кумратова 17 гасырдан ук сакланган дастаннан бер өзек ишеттерде. Менә шушы дастан 40 өлештән тора һәм кимендә 1 сәгать яңгырый. Һәм ул саклана, дөресрәге ногай халкын милләт буларак саклый. Менә шулай ногай кардәшләренең хәзинәсен ишеткәч, Казан музыка белгечләре татар моңнарының чын тарихи тамырларын искә төшерделәр. Мәдәният министрлыгының фольклорны саклау һәм үстерү үзәгенең җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова сөйли.

Фәнзилә Җәүһәрова. Без уртакбыз, шулкадәр бербөтен. Ләкин, шушы бербөтенлекне безгә хәзер оештырырга кирәк. Менә Гөлзада апа менә дигән төрки фестиваль оештырды, күрәсең, Казанда кирәк аны үткәрергә. Дастаныбыз бар. Тарихыбыз шулкадәр уртак. Иртыштан Кырымга кадәр – бөтен төрки татар тарихы. Иртышында да, Әстерханда да шул ук татар. Бу яктан да безгә эшлисе кирәктер. Хәзер Татарстанда берничә матур тенденция бар. Ул татар музыкасы тарихы турында китап әзерләү. Без хәзер галимнәр төркемен туплап маташабыз, томнарын билгелибез. Ни өчен кирәк ул? Безнең сәнгатебезне үстерү өчен. Профессиональ сәнгатьнең бер минусы бар – без күбрәк Европага тартыла башлыйбыз. Тукайның бер фикере бар: татар кешесе җырлаганда, авызының ачылганы сизелми, кагәзь кыстырырлык кына була. Тагын бер минусыбыз да бар. Без Европа, Италия сәнгате стилендә эшлибез, чөнки классик опера өчен ул кирәк. Ә татарның тавышы икенчерәк, күкрәктән чыга. Төрки халыклар тамактан җырлый. Ул турыда да фәнни эзләнүләребезгә, Аллага шөкер, шартларыбыз бар.

Римзил Вәли. Фәнзилә Җәүһәрованың мавыгып, борчылып сөйләшүе очраклы түгел. Чөнки милли музыканың, фольклорның ата-дошманы хәзерге заман музыка базары, глобализациянең көн күрешкә җиңеллек китереп, милли байлыкларны тегермәндә тартуы борчуга сала. Милли аһәңнәр никадәр матур булса да, радио-телевидение эфирында, СD һәм DVD тәлинкәләр кибетләрендә бөтенләй милли төсмере булмаган эстрада гөрләп тора. Ул акча китерә, ә саф милли һәм уникаль авазлар онытыла, ятим хәлендә кайдадыр ишетелмичә, күренмичә гөмер кичерә. Бу сөйләшүдә менә шул авыр хәлдә калган моңнарга җан кертү турында сүз барды.

Фәнзилә Җәүһәрова. Татар җырын профессиональ сәхнәдә саклау турында сүз бара. Без беләбез, җыр күптән тауарга әйләнде. Аның үз кыйммәте никадәр очсыз булса, шуны тизрәк сатсак, ул шулкадәр керемле, җайлы. Ә профессиональ сәнгать – ул музыка базарында иң югары урында тора. Димәк, профессиональ сәнгать әһәлләре әзерләү өчен консерваториябез бар. Мин бүген сөенеп утырам, аралашырга вакыт җиткән, без аннан файдаланып алыйк, мөмкинлекләр бар. Татарга да, ногайга да тәрилкәгә салып, менә сезгә әзерләп бирдек, дип китереп тоттырмый. Күп нәрсә үзебездән тора.

Римзил Вәли. Кавказ якларындагы ногай кардәшләре үзләрен татарлыктан аермаса, Красноярский якларындагы хакасларда да элек Минусин татарлары дип йөртелгән. Алар үзләре дә милләтләрен ”тадар” дип йөртә. Хакасиянең халык артисты Нина Кандыганова шушы очрашуга багышлап әлеге такмагын башкарды.

Бик борынгы заманнарда төркиләр Алтайдан кузгалып, Идел Уралга күчкәндә пионино, гармун һәм баян да булмаган. Ә тамак төбе белән җырлау “кай” дип аталган сәнгать булган. Күз алдына китерегез, бик күп гасырлар элек бабаларыбыз үз кичерешләрен менә ничек белдергән.

Римзил Вәли. Кемгәдер кай җырлавы сәердер, ә галим Геннадий Макаров өчен бу сөйләшү иң зур шатлык.

Геннадий Макаров. Бу көннәрдә булган вакыйгалар безнең өчен бик зур шатлык. Без моны бик озак көтеп тордык. Чөнки Россия дәүләтендә булган төркиләр нәкъ Казанда тупланып, берләшә башладылар. Безне ногай, татар, казах, хакас кебек түгел, ә бәлки төрки татар милләте дип сизә башладык. Бу безгә зур мөмкинлекләр тудыра. Хакасияда яшәүче татар туганнарыбыз Кай сәгатен саклап, безне баетты. Миңа калса, мирасыбызны һәрбер халкыбыз үз итсен иде. Безнең бурычыбыз – ногай көйләрен дә, хакас көйләрен дә үз телләребезгә күчерергә, балаларыбызга өйрәтерергә. Чөнки шул очракта без баербыз та, ныгырак булырбыз.

Гөлзада Сафиуллина. Сөйләшүдә Кырымнан килгән атаклы артистлар Диләвер Саттаров, Сәйтабла Мәмәтов катнаша. Аларның тавышларын ишетеп, мин гашыйк булган идем, төрки дөньясында шундый җырчыларның булуына шатланып. Без итальян вокал мәктәбе, дип мактанабыз. Бу егетләренең төрле вокал мәктәпләре дә бар. Без Татарстанда үз җырларыбызны саклап калмаган вакытта, алар чит илләрдә саклап калган кешеләр. Алар бүген дә җырга ябышып яталар, чөнки алар җырның көчен беләләр.

Римзил Вәли. Татарстанның атказанган артисты, Мәдәният һәм сәнгать университеты укытучысы Люция Хәсанова болай диде.

Люция Хәсанова. Бәлки, Гөлзада ханым безне очраштырмаса, без очрашмаган да булыр идек. Бу хөкүмәт дәрәҗәсендә булырга тиеш. Бу фестиваль әллә кайчан булырга тиеш. Фольклорчы әйтте, китап чыгарга тиеш, томнар әзерләнә,дип. Әмма аларны кем укый? Кем җиткерә халыкка? Икенчедән, безнең татар җырларын өйрәтүче, бөртекләп җыючы педагоглар җитми. Без үскәндә, иртәннән үк концертлар тыңлый идек. Ә бит хәзерге яшьләрдә бу мөмкинчелек юк. Без шимбә, якшәмбе концертларын көтеп ала идек. Шушы моңнар безнең каныбызга салынган. Ә хәзер безнең балаларга ул эләкми. Шуңа күрә безнең җырларыбызны торгызырга кирәк.

Римзил Вәли. Татар фольклор музыкасы оркестры җитәкчесе Ринат Гыйләҗев та эчендә тупланган кичерешләрен яшермәде.

Ринат Гыйләҗев. Безнең татар халкыбыз шулкадәр төрле-төрле, һәрбер жанр шулкадәр матур. Симфоник концертка барсаң, бөтен халык симфоник концертны гына тыңлый дип уйлыйсың. Эстрада концертына барсаң, татар халкы анда гына йөри, дип уйлыйсың. Фольклор өлкәсе – иң авыр тема. Тотынып булмый микән шушы әйбергә? Хәзер эстрада бөтен нәрсәне үз кулына алды. Халыкны тәрбияләргә кирәк. Үзебезнең уен коралларын, җырларыбызны, дастаннарыбызны, радиобызны булдыра алмыйбызмени? Телевидениедән кечкенә генә, бер-ике сәгать вакытын ала алмыйбызмени? Безнең талантлы кешеләребез күп.

Римзил Вәли. Татар милли моңнары, язмышы турында һәркем нидер әйтергә тели һәм җырларны тарату, үзенең җырчы, композитор, шагыйрь сәләтен күрсәтү өчен музыкаль кичәләр үткәрүчеләр торган саен арта бара. Хәзер инде Казанның үзендә 10нан артык филармония бар дисәң дә, ялгыш булмас. Бары тик шушы җыр-моң тирәсендә тулы ачыклык һәм киләчәккә юл күрсәтүче генә әллә ни күренми. Хәзергә иң чуалган, иң каршылыклы һәм билгесезлек томанына баткан мөхит тә шушы милли моңнар тирәсендә. Бу турыда белгечләр дә, башкаручылар да, оештыручылар да бер мәйданга чыгып, турыдан-туры сөйләшү вакыты җиткәндер.
XS
SM
MD
LG