Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия Якын Көнчыгыш конференциясенә бара


Сүрия Вашингтонның АКШ җитәклиячәк халыкара Якын Көнчыгыш тынычлык конференциясенә чакыруын кабул итте.
Анда Сүрияне тышкы эшләр министры урынбасары Фәйзал әл-Микдәд вәкиллек итәчәк дип игълан ителде.
Ул игъланда Сүрия конференциядә Сүрия-Израиль тынычлык сөйләшүләрен яңарту турында утырыш булачагын көн тәртибеннән белгәннән соң анда катнашырга карар итте диелә.
Сүрия конференциядә 1967 елда Израиль басып алган Голан Калкулыклары мәсьәләсе каралмаса анда канташмыячагын белдергән иде.
Израиль Сүриянең конференциядә катнашу карарын хуплады.
Ул җыенда 50-дән артык ил һәм оешма катнашачак.
XS
SM
MD
LG