Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саакашвили президентлыктан китте


Грузия президенты Михаил Саакашвили 5 гыйнварда үтәчәк президент сайлауларында намзәт булып теркәлү өчен бүген вазыйфасыннан китте.
Аның өлкән сүзчесе Вано Нониашвили бу бер формаль адым гына, Саакашвили сайлауларда бер намзәт буларак катнашачак диде.
Бу айда оппозициянең протест чараларын көч белән бастырганнан һәм илдәге иң зур оппозицион телевидение булган Имедины япканнан соң Саакашвили вакытыннан элек президент сайлауларын игълан итте.
Конституция нигезендә аның вазыйфалары хәзер парламент рәисе Нино Буржанадзега күчә. Имеди телевидениесен яңадан ачуны таләп итеп парламент каршына дистәләрчә мең оппозиция тарафдары җыелды.
XS
SM
MD
LG