Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда 65 талибанлы үтерелде


Әфган эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, Әфган һәм НАТО көчләре шимбә көнне Пактия виләятендә 65 талибан сугышчысын үтергән.
Алар яшерен рәвештә Пакстаннан корал алып кергән булган.
Моннан тыш Әфган саклану министрлыгы Пактия виләятенең башка урыннарындагы бәрелешләрдә 4 гыйсъянчы үтерелде, 7-әү тоткарланды дип белдерә.
Виләят башкаласы булган Гардез шәһәре янында 3 гыйсъянчы юлга бомба куйганда үтерелгән.
Кандаһар виләятендә чик саклаучы полиция хезмәткәрләре бомбага юлыккан. 2 хезмәткәр һәлак булган.
XS
SM
MD
LG