Самар университетына оксфордлылар фәнни китапханә бүләк иттеләр, Самар студентлары һәм университет хезмәткәрләре Оксфордның электрон ресурслары белән бушлай куллана алалар. Инде быел ук Самар университетының иң яхшы укучы 75 студентына утызар мең сум акча бирәчәкләр, ә ике елдан соң бу сан 225 булачак. Фән өлкәсендә үзләренең булдыклылыкларын күрсәткәннәрне Англия университетларында стажировкалар көтә.
Шамил Баһаутдин, Самар