Accessibility links

Кайнар хәбәр

Наркоманнар өчен яңа социаль хезмәт


Казанда наркоманнар өчен 2 бюро ачылачак.
Казанда наркоманнар өчен 2 бюро ачылачак.

Казанда наркоманнар өчен 2 бюро ачылачак.

1 декабрьдән Татарстанда Берләшкән Милләтләр Оешмасының наркотиклар һәм җинаять буенча Идарә һәм “СПИД Көнчыгыш – Көнбатыш Фонд” халыкара оешмасы ярдәмлеге белән наркоманнар һәм төрмәдән чыккан кешеләргә социаль кушылу буенча 2 бюро ачылачак. Әлеге проект Үзәк Азия илләрендә – Казахстан, Үзбәкстан, Таджикистан, Кыргызстанда инде эшли. Хәзер чират Русиянең 5 шәһәренә җитте. Казан, Томск, Чиләбе, Воронеж, Тверь шәһәрләрендә дә тиздән бу яңа проект гамәлгә керәчәк.
Хәзер Татарстанда барлыгы 8400 кеше наркомания белән авырый. Белгечләр бу санның төгәл булмавын, чынлыкта исә аның 5-6 тапкыр артыграк булуын фараз итә. Иң җитди һәм катлаулы хәл Әлмәт, Бөгелмә, Чаллы һәм Казан шәһәрендә. Ел саен наркомания белән авыручыларның саны 10-20 процентка артып барган Русия төбәкләрендә хәл бик киеренке. Хәзер Русиядә 6 миллион кеше наркотик матдәләрне куллана дип санала. Чынлыкта бу сан тагы да югарырак. Башка төбәкләргә караганда яхшырак дип саналган Татарстан шартларында ел саен 400 ләп кеше наркотик куллану нәтиҗәсендә дөньядан китә.
Әмма җәмгыятьнең бу катламы түләүсез медицина хезмәтенән мәхрүм ителгән. Наркоманнарның күбесенең паспортлары да, медицина полисы да юк. Шулай да аларның кан агулануыннан башлап туберкулез, СПИД кебек бик күп куркыныч чирләре бар. Документлары булмаган кешеләргә хастаханә юлы ябык булганлыктан, алар үзләренең чирләрен башкаларга йоктыруларын дәвам итәләр.
Башка җирләрдән аермалы буларак, Татарстанда һәм тагы берничә төбәктә наркотик кулланучыларны зарарларлы чирләр белән авырудан әзме-күпме саклап калу өчен программа эшли. “Яңарту” – “Обновление” исемле социаль үзәк Русия өчен әлегә уникаль күренеш. Әлеге үзәк дозадан дозага яшәгән наркоманнарга ярдәм күрсәтә. Монда килгән кешеләр чиста шприц ала, ВИЧ, гепатит, туберкулезга анализ бирә ала. Шулай ук монда чәй эчү, телевизор карау, киемнәрен юю, һәм бары тик җылынып чыгу мөмкинлеге бар. Монда исемне дә, документны да сорамыйлар, дәваланырга да күндермиләр. Шулай ук “Яңарту” үзәгендә наркотик матдә кулланучыларны шприц дезинфекцияләүгә, үзләре кебек кешеләрнең тормышын саклап калу алымнарына өйрәтәләр. Әмма яңа проектның бурычы - көнкүреш проблемаларны түгел, ә наркотик кулланучыларның социаль проблемаларын хәл итү.
Әгәр кеше наркомания авыруыннан дәваланырга һәм яңа тормыш башларга тели икән, ул белгеч, яки башкача кейс-менеджер белән эш планын төзи. Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк – документларны кире кайтару, справка алырга, тикшерү узарга һәм башкалар.
Белгеч авыруга кая барырга икәнен аңлатып кына калмый, аны тикшереп тора – кирәк урынга барганмы, аны кабул иткәннәрме, дәвалану алганмы.
Наркотик кулланучыга һәр көн доза өчен кимендә 500 сум акча кирәк, әмма наркоманнарның унысының берсе генә эшли. Калганнары исә эшли алмый һәм акчаны криминаль юл белән таба.
Берләшкән Милләтләр Оешмасының наркотиклар һәм җинаять буенча Идарә һәм “СПИД Көнчыгыш – Көнбатыш Фонд” халыкара оешмасы социаль бюро оештыру, эшчеләрне укытуны, проектка техник яктан ярдәм итүне һәм кейс-менеджерларның эше өчен 3 ел дәверендә акча түләүне үзенә алачак.
Һәрбер наркотик матдә кулланучы социаль куркынычлык күрсәтә. Шулай да һәрбер чит ил практикасы Русиядә яшәп китә дигән сүз түгел әле.
XS
SM
MD
LG