Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО: иң рәхәт тормыш Исландиядә


Дөньяның төрле почмагында яшәү төрлечә
Дөньяның төрле почмагында яшәү төрлечә

Дөньяда иң уңай яшәү шартлары Исландиядә. Берләшкән Милләтләр үткәргән соңгы тикшеренү шуны ачыклаган. Оешма хисабында, шулай ук, Африка илләрендә тормышның бик яман булып калуы да әйтелә.

Берләшкән Милләтләрнең шушы тикшеренүе Кешеләрнең Тәрәкъкыят Индекси дип атала һәм ул ел саен ачыкланып килә. Былтыр беренчелек Норвегиядә иде. Быел исә аны шулай ук төньяк иле, Исландия этеп чыгарган. Анда гомер озынлыгы һәм тулаем җитештерү күләме соңгы елда арткан. Норвегия беренчелекне 6 ел биләп килгән иде.

Беренче бишлектә шушы ике илдән тыш, Австралияне, Канаданы һәм Ирландияне күреп була. Америка Кушма Штатлары былтыргы 8-нче урыннан 12-нчегә төшкән. Гомумән, тормыш өчен иң яхшы илләр исемлеге башында ирекле базарга нигезләнгән бай дәүләтләр тора.

Ә инде яшәү шартлары иң яман дип Африкадагы Сиерра-Леоне табылган. Гомумән, исемлек азагында нигездә суб-Африкадагы илләрне генә күрергә мөмкин.

Тикшеренү БМОга кергән 175 ил, шулай ук Һонг-конг һәм Фәләстин җирләрендә үткәрелгән, ә менә Гыйрак, Әфганстан һәм Сомалия быел читтә калган, чөнки алардан тиешле мәгълүмәт ала алмаганнар. Русия быел, Босния белән Албания арасында калып, 67 урында тора.

Яшәү өчен уңайлык берничә мөһим критерия нигезендә билгеләнә. Мисал өчен, гомер озынлыгы, белем дәрәҗәсе, һәм кеше башына туры килгән керем күләме. Әмма алар аерым-аерым түгел, ә барысы бергә җыелып карала һәм гомуми исемлек инде шуннан соң гына төзелә.

Гомер озынлыгы ягыннан беренче урында Япония торса (82.3 ел), азакта - Зимбабве (40.5 ел)

Берләшкән Милләтләр шушы тикшеренүен 1990-нчы елдан бирле үткәреп килә.

Ә сез кайда яшәргә телисез? Форумда фикерегезне әйтегез!
XS
SM
MD
LG