Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт автоном республикасына - 90 ел


Башкорт автоном республикасын игълан итүгә 29 нчы ноябрь 90 ел тула.


Шул уңайдан Уфада һәм Ырымбурда чаралар узачак, шулар кысасында фәнни-гамәли конференция үтәчәк.
“Башкортстан автономиясен игълан итү — Русия федерализмына нигез салу”. Шулай дип республиканың Премьер-министр урынбасары, мәдәният һәм милли сәяәсәт министры Илдус Илешев белдерде. Башкорт дәүләт университетының тарих факультеты деканы профессор Марат Колшәрипов та шундый фикердә. Аның фикеренчә, автономия игълан итү де-факто федератив Русия төзү дигән сүз. Шуңа күрә бу тарихи вакыйга зурлап билгеләнергә тиеш.
XS
SM
MD
LG