Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хаҗ сәфәренә кемнәр бара?


Быел Согуд Гарәбстанына, һәр мөселман өчен изге саналган Мәккә-Мәдинәгә хаҗ сәфәренә Русиядән 25600 мөселман барырга тиеш.

Элекке елларда Согуд Гарәбстаны хөкүмәте тарафыннан Русиядән хаҗ сәфәренә баручылар 20 меңнән артмаска тиеш, дигән фәрман булса, быел ул рөхсәт 26 меңгә кадәр арттырылган. Шулар арасыннан 4 меңгә якын хаҗиларның юл чыгымнарын быел исемен игълан итүдән тыелып калган бер эшкуар түли икән.

Хаҗга баручыларның күпчелеге Кавказ республикаларыннан. Татарстан, Башкортстаннан да быел берничә мең мөселман хаҗ сәфәренә җыена. Хаҗ сәфәренең төп көннәре 19 декабрьдән 22 декабрьгә кадәр, Корбан бәйрәме вакытына туры килә.

Хаҗ сәфәре уңаеннан, Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Дамир Гиззатуллин мәгълүматенә таянып, «РИА Новости» мәгълүмат агентлыгы быел хаҗ сәфәренә ФСБ һәм Эчке эшләр министрлыгы офицерлары, кайнар нокталарда хезмәт иткән махсус хезмәт ветераннары да бара, дип хәбәр итте. Без бу хәбәрне ачыклауны үтенеп, Дамир хәзрәт Гиззатуллинга мөрәҗәгать иттек. Дамир хәзрәт, бу сүзләрдә дөреслек юк түгел, ләкин саннар бик арттырып күрсәтелгән, алар да мөселман, һәр мөселманның хаҗга барырга хокукы бар, диде.

Шулай итеп, икенче ел инде үзенең исемен белдермәгән мөселман эшкуары бер төркем мөселманнарны хаҗ сәфәренә үз хисабына озата. Алар арасында укытучылар, табиблар булган кебек, элекке вакытта махсус хезмәттә эшләгәннәр дә, эчке эшләр министрлыгы ветераннары да бар.

XS
SM
MD
LG