Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Яблоко” фиркасе “Республика Татарстан” газетасын мәхкәмәгә биргән


Республика Татарстан "Яблоко" фиркасен яратмый
Республика Татарстан "Яблоко" фиркасен яратмый

Фирка тәкъдим иткән “Татар теле һәм тарихы куркыныч астында” дигән язманы җирле газеталар милләтара нәфрәт уятырлык язма дип тапканнар.

Сайлау алды вәзгыятендә, оппозиция фиркаләренең мәгълүматын бастырган интернет сәхифәләренең, агентлыкларының ябыла башлаулары турында элеграк инде сөйләгән иде. Мондый очрак Себердә, Читада, Ростовта күзәтелгән. Оппозицион язмаларны бастырмау гамәлләре Казанга да килеп җитте. Татарстанда “Яблоко” сәяси фиркасенә үзе турында язмаларны бастырырга рөхсәт бирмәделәр. 2007 сайлау компаниясендә мондый хәл әле беренче тапкыр. Фирка тәкъдим иткән “Татар теле һәм тарихы куркыныч астында” дигән язманы җирле газеталар милләтара нәфрәт уятырлык язма дип тапканнар.“Яблоко”ның Татарстан бүлеге җитәкчесе Руслан Зиннәтуллин бу фикер белән килешми. Бу турыда ул Азатлыкка болай диде:
"Газеталар безгә болай җавап бирә. Янәсе без бу язмаларда хакимиятне нахакка гаеплибез.Чынлыкта бу дөрес түгел. Без әйттек - алай булса прокуратурага мөрәҗәгать итегез, алар кайсы җирдә ялган язылганын күрсәтсеннәр, дип. Алар моны эшләмәде, ә тик торганнан безнең язманы бастырмады. “Хакимиятнең ояты юк” мәкаләсендә без шуны яздык - бушлай медицина булсада, чынлыкта ул юк дип, бушлай укырга керү булса да, чынлыкта барыбер акчалар түләп керергә кирәк, дип. “Республика Татарстан” бу мәгълүматларны дөрес түгел дип тапты. Икенче газета, Зәй районы газетасы, “Татар теле һәм тарихы куркыныч астында” язмасын ошатмады. Биредә без милли компонентның бетерелүе турында язган идек. Бүгенге көндә без бу ике газетага каршы мәхкәмәгә мөрәҗәгать иттек."
Коммерсант газетасында язганнарга караганда исә, “Республика Татарстан” газетасы сәяси фирка әгъзаларына язманы үзгәртергә яки алмаштырырга кушкан булган, гәрчә “Яблоко”ның Татарстан лидеры Руслан Зиннәтуллин моны инкарь итсә дә. Интерфакс агентлыгында басылган мәгълүматта исә, “Яблоко” фиркасе газеталарны гына түгел, ә алар чыгарган карарны дөрес дип тапкан Татарстан үзәк комиссиясен дә мәхкәмәгә биргән, диелә. Комиссия җитәкчесе урынбасары Минфаик Вафин исә, Азатлыкка, газета белән фирка арасындагы бу ыгы-зыгы эшләрендә үзләренең кысылмавы турында әйтте:
"Дөрес түгел дисәләр без аларга аңлатабыз, канунда язылган, мәхкәмә хәл итә, дип. Шунда барып хәл итегез, дип. Бездә монда лингвистлар да, татар теле, әдәбияты укытучылары да юк, аларны тикшереп утырыр өчен. Алар канунны белмиләр. Алар редакциягә язмаларын илтәләр, әгәр дә бу язмада хилафлыклар бар икән, редакция тәкъдим итә язманы үзгәртергә, үзгәртмиләр икән, бастырмый гына. Бастырмады икән, бәхәс мәхкәмәдә карала. Бетте. Сайлау комиссиясенең монда катнашы юк."
Мәхкәмә тикшерүенә кагылсак, җомга төштән соң бу эш буенча карар инде чыгарылды. Биредә “Яблоко” фиркасенең гаепләүләре дөрес дип табылмый, “Республика Татарстан” якланып чыга. "Яблоко"га якын булган Олег Белогородский бу турыда болай диде:
"Мәхкәмә безнең мөрәҗәгатьне канәгатьләндермәде, без моның белән риза түгел билгеле, һәм бу эшне болай гына калдырмыячакбыз."
Шулай итеп Татарстанда сәяси фиркаләр арасында сайлау алды көрәшләре дәвам итә.
XS
SM
MD
LG